Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Чаллыда яшәүче карендәшебез Иван Япаев шигырьләре

Иван дәдәсенең (папасының бертуган энесе) шигырьләрен Тукай районының Мәләкәс авылында гомер итүче Марина Казанцева җибәрде.

Бар да бер генә

Бу дөньяда бар нәрсә дә бер,
Кояш та барыбызга бер.
Елгалар, урманнар барсы да безгә
Матур, тату тормыш күрергә.

Барыбыз да бергә яшибез,
Тик дөньяга тынычлык кирәк.
Саклау аны безнең төп бурыч,
Әгәр инде яшисе килсә.

Бу дөньяда бар да бер генә,
Яшәү безгә бирелгән бер генә.
Шул тормышны тартып яшәргә
Кирәк безгә тыныч көн генә.

Иртәнге таң безгә һәрвакыт
Алып килсен җиргә тынычлык.
Яшь балалар гөрләшеп үссен
Бу дөньяда алар бер генә.

Бигәшем
Бигәшем минем, ай Бигәшем
Сагынып кына сиңа кайтамын.
Үр башына килеп җиткән чакта
Каеннарың җилдә чайкалды.

Бигәшем минем, ай Бигәшем,
Юрашыңның суы ага читләргә.
Аккан сулар кире кайтмаса да,
Без кайтабыз Туган җирләргә.

Үр башыннан бигрәк матур күренә
Юрашыңның таллы ярлары.
Кырларыңда иген башаклары
Җырлый төсле халкым моңнарын.

Үрдән төшәм, карыйм Туган йортка,
Синдә үткән яшьлек елларым.
Әткәй, әнкәй сезне сагынып кайтам,
Сагынып кайтам сезне дусларым.

Җитсен язлар
Җәйләр үтте, көзләр җитте,
Кошлар очты җылы якка.
Син дә киттең еракларга
Кайтыр кошлар, син дә калма.

Көз син миңа, алып килдең
Үзең белән сары сагыш.
Тизрәк үт, җитсен язлар
Язда бәхет, язда язмыш.

Еллар үтә, көн дә көтәм
Яз җитүен туган якта.
Бәлки язын кошлар белән
Син кайтырсың минем янга.

Иске Гришкин — минем туган авылым
Иске Гришкин — минем туган авылым,
Урнашкан Юраш буена.
Тирә якта яшел урманнары,
Болыннары, иген кырлары.

Кушымта:

Ник йөрәгем ашкына авылга
Әллә шунда туып үскәнгә.
Әллә туган якның гүзәллеген
Барыннан да якын күргәнгә.

Эх, матур шул ямьле безнең авыл.
Чиркәүләрең, йортлар, һәйкәлләр.
Су буенда үскән тал тирәкләр
Бар нурларын сиңа биргәннәр.

Май аенда тирә-якка авылым
Шомыртларың хуш ис тарата.
Кар бөртегедәй ап-ак чәчкәләрең
Яшь парларны үзенә тарта.

Төрле милләт авылым куеныңда
Бер гаиләдәй тату яшисез.
Эшегезне, җырны бергә бәйләп,
Илебезне алга әйдисез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев