Безнең Татарстан
Җан җал иткәндә

Безнең Татарстан

Туган ил, туган як турында җыруларның берсе ул “Безнең Татарстан”. Сезгә бу җыр танышмы, хәтердән югалмаганмы?

Алтыннар да пәке көмеш саплы

Кадерсез урынга куймыйык.

Үзебезнең исән-сау ай, чакларда

Татарстан исемен җуймыйык.

 

Бакчадагы гөлнең ай, җафрагы

Салкын ычык тигәч ай, каралды.

Безнең Татарстан ай, байлыгы

Бөтен җир шарына таралды.

 

Тегүчеләрдән лә туннар тектердем

Тарырак булган аның җиңнәре

Сез кемнәр дип сорасагыз –

Татарстан керәшеннәре.

 

Өсләреңә кигән күлмәгеңнең

Тагын калмадымы ишләре.

Бергә җәшик, ил бай булсын,

Китсен башкаларның исләре.

 

“Керәшен җыру әйтә” китабыннан алынды


Нет комментариев