Анатолий Цыгановның архивыннан «Җир өстендә Баграж булмаса» исемле шигырен тәкъдим итәбез.
Яратуым җаным-тәнем белән,
Ни гаеп соң, синдә тумасам.?
Мин Мәскәүдә яшәп уләр идем,
Җир өстендә Баграж булмаса.
Чәчәкләргә сине күмәр идем,
Салкыннарда чәчәк сулмаса.
Мин Мәскәүне мактап җырлар идем,
Җир өстендә Баграж булмаса.
Ераклардан очып кайтыр идем,
Каерылып канат сынмаса.
Мин Мәскәүдә нигез салыр идем,
Җир өстендә Баграж булмаса.
Бар көчемне сиңа бирер идем,
Гомер узып, йөрәк тынмаса.
Мин Мәскәүдә яшьнәп сүнәр идем,
Җир өстендә Баграж булмаса
Яратуым җаным-тәнем белән,
Ни гаеп соң, синдә тумасам?
Мин Мәскәүдә яшәп уләр идем,
Җир өстендә Баграж булмаса
Фото: Михаил Тукранов архивыннан
Нет комментариев