Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Александр Захаров: «Кайтасым килми»

Чыгышы белән Мамадыш районының Кумырык авылыннан булып, хәзерге вакытта Мамадышта яшәүче карендәшебез Александр Захаров иҗаты белән күпләр таныш инде.

Ул 35 ел төзелештә эшләп, лаеклы ялга чыккан. Аның шигырьләрен якыннары, дуслары яратып укыйлар.  Шуңа күңелендә шигырьләр һаман туа тора.

Игътибарыгызга аның “Кайтасым килми” дигән шигырен тәкъдим итәбез.

Әгәр минннән килеп сорасалар,

Яшьлегеңә кайтасынмы, дип.

Хәзер инде кайтасым да килми,

Тагын картаясы була бит.

 

Шия буйларында балык тотып,

Гөрләп үтте минем балачак.

Елга буендагы тал кызлары

Хәтеремдә мәңге калачак.

 

Мәхәббәттән исереп үтте яшьлек,

Мәңге үтмәс кебек шикелле.

Бар да үтте, чәчләр агардылар,

Алтмыш ике тула бит инде.

 

Авылым урамында асфальт хәзер,

Юк бит инде анда тузан да.

Матур картлык көтеп яшәп ятам,

Үкенмичә яшьлек узганга.

Яшәү шундый матур булганга...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев