Хәбәрләр

Зәйдән карендәшләр гуманитар ярдәм, маскировка челтәрләре әзерләүдә актив катнаша

Зәй районында барлыгы 33 җирлектә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен маскировка челтәрләре үрү ноктасы бар.

Бу урыннарда хәрби егетләрнең алгы сызыкта гомерләрен саклаучы меңләгән квадрат метр маскировка челтәрләре үрелә. Әлбәттә, әлеге авыллар арасында кардәшләребез яшәгән авыллар да шактый. «Zаинск с Vами» төркеменә кергән бу җирлекләрдәге волонтерлар Елена Хисаметдинова җитәкчелегендә тату һәм килешеп эшлиләр.

Бердәм булып Җиңү көтәбез
Бердәм булып Җиңү көтәбез

«Безнең районда „одеялны үзенә тарта“ торган аерым төркемнәр юк. Без „Zаинск с Vами“ (Масксети) челтәр үрү төркемендә бердәм эшлибез. „Галочка“ өчен дә, бүләкләнү һәм дәрәҗә өчен дә эшләмибез. Җиңү өчен тырышабыз. Бу нокталарга килгән кемдер тегә, кемдер үрә, кемдер материаллар китерә. Бу эшләрнең барысы да дәүләт чараларына һәм өстән кемнеңдер иганәчелек ярдәменә генә таянмавын әйтү дә мөһим. Без бары тик битараф булмаган кешеләр — сезнең белән безнең кебек кешеләр тарафыннан җыелган акчага гына эшлибез.12 метрлы зур челтәрләр һәм дошманнан ышыклану өчен махсус киемнәр дә тегелә», — ди волонтерлар. — Ярдәмчел булган һәркемгә түбәнчелек белән баш иябез. Урта Багражда өйдә маскировка челтәре үрү иң беренче башланган иде. Хәзер бар авыл да катнаша, кием-салым, төрле техника, ашамлык, яшелчәләр китерә алар. Барын да санап бетерерлек тә түгел. Чәй, коры ашлар да әзерләнә".

Маскировка челтәрләре әзер
Маскировка челтәрләре әзер

Фотолар авыл җирлекләреннән


Нет комментариев