Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Зәйдә яшәүче Анатолий Терентьев — көрәшче, тренер, ыру дәвамчысы

Зәйдә яшәүче танылган тренер Анатолий Терентьев — Кабан Бастырык һәм Югары Баграж авылларының, ыруның горурлыгы.

Зәй районының Кашка тау итәгендәге Питрау бәйрәмендә күренекле якташларның фотосурәтләре күргәзмәсе дә була. Узган елгы Питрауда авылдашыбыз Алексей Фролов шул фотоларның берсенә күрсәтеп: «Классташым Александрның улы Анатолий Терентьев», дигәч, сөендек. Зур уңышларга ирешкән ыру дәвамчысы Анатолийга, мөгаен, утлы фронт юллары узган фронтовик бабайларының да ныклыгы күчкәндер. 

Спортчылар тәрбияли

Зәй шәһәрендә туган 53 яшьлек Анатолий Терентьев — Россиянең ирекле көрәш остасы, «Физик культура һәм спорт отличнигы», I категорияле спорт судьясы, 30 ел буе «Зәй» спорт мәктәбендә балаларны грек-рим көрәше серләренә өйрәтүче тренер-укытучы.

Авылдашыбыз, Кабан Бастырык егете Александрның улы Анатолий 2нче класста укыганда ирекле көрәш белән шөгыльләнә башлый.

«Классташым Радик Салиховның әнисе, инглиз теле укытучысы Лидия Салихова (Батаева) ирекле көрәш түгәрәге расписаниесен бирде. Шул көннән бу мавыгу гомерлек һөнәремә әйләнде. Беренче мәртәбә «Урожай» җәмгыяте ярышларында җиңдем. Идел буе федераль округы ярышында беренче урынны алдым. Россия җыелма командасында шөгыльләндем. Татарстанда биш тапкыр чемпион булдым. Тренерым Михаил Даниловның өйрәтүләре, үземнең тырышуым нәтиҗәсендә, максатыма ирештем», — дип сөйли спорт остасы Анатолий Александрович. 

Зәй шәһәренең 2нче мәктәбендә сигезьеллык белем алгач, Анатолий һөнәри-техник училищены тәмамлап, тракторист-машинист һөнәренә ия була. Сроклы хәрби хезмәтне Латвиядә үтә. Армиядән кайткач, шофёр булып эшләүгән егетне спорт үзенә тарта. 

Октябрь мәдәният йортында ирекле көрәш инструкторы булып эшләгәндә, аны Михаил Данилов тренер итеп эшкә чакыра. Чаллыдагы физкультура һәм спорт институтына кереп, физик тәрбия һәм спорт белгечлегенә укый. Хәзерге көндә ул 50дән артык балага грек-рим көрәше серләрен өйрәтә. 7-16 яшьлек малайларны физик яктан көчле һәм ныклы ихтыярлы итеп үстерүгә күп көч куя.

«Бездән соң килгән буын тагын да яхшырак булсын өчен вакытны да, көчне дә жәлләмәскә кирәк», — дип саный ул.

Җәйге ялларында яшь спортчылар «Йолдызлык» лагерында шөгыльләнәләр. Зур ярышларда катнашырга районның грек-рим көрәше федерациясе җитәкчесе, эшмәкәр Николай Тихонов ярдәм итә. Уртак максатлары — балаларга дөрес юнәлеш биреп, тормышта үз урыннарын табарга булышу. 

Алар тәрбияләгән балалар Глеб Спирин, Артём Спирин Россия, Идел буе федераль округы, Татарстан ярышларында алдынгы урыннарны яулыйлар. Узган елның январенда «Бөгелмәнең Кар бөртеге» призына үткәрелгән ярышта катнашкан 14-16 яшьлек 150дән артык спортчы арасында Анатолий Терентьевның да өйрәнчекләре призлы урыннар ала: Артём Журавлёв — 2нче, Антон Журавлёв — 3нче, Данислав Герасимов һәм Артём Егоров — 5нче урын. Февраль аенда 2012-2013 елгы яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Әлмәт шәһәре һәм районы беренчелегенә үткәрелгән ачык ярыш та уңыш китерә. Олимпия резервы мәктәбе спортчысы, СВОда һәлак булган М. Сабаев истәлегенә уздырылган ул ярышта Анатолий Терентьев өйрәнчекләреннән Артём Журавлёв (38 килограммга кадәрге үлчәүдә) — көмеш медальгә, ә Артём Егоров (29 кг.) һәм Антон Журавлёв (41 кг.) бронза медальгә ия булдылар. 2025 елның маенда грек-рим көрәше буенча Чаллы шәһәрендә булган халыкара турнирда да аның егетләре катнашты. Егор Спирин грек-рим көрәшенең абсолют чемпионы титулын яулады. Бу тренерда шөгыльләнүче Антон һәм Артём Журавлёвлар, Данислам Герасимов, Егор Спирин, Артём Егоров, Герман Попов, Павел Фәйзуллин, Алексей Борзов та ярышларда Зәй данын яклыйлар.

«Ярыш булгач җиңелүләр дә була. Ләкин җиңелүнең дә уңай ягы бар: андый вакытларда характер ныгый, спортчы тагын да үҗәтләнебрәк шөгыльләнә башлый», — ди Анатолий Александрович. 

Тылы ныклы булгач

Шау-шулы спорт залында көннәр буе балаларны спорт серләренә төшендерү җиңел түгел. Әмма үз эшеңне яратсаң, бу авырлыклар бик тиз онытыла. Эштән арып кайткан ир-ат өчен гаиләсе — йөрәгенә тынычлык, шифа бирә торган газиз бер урын. Тылың ныклы, парың акыллы булмаса, зур уңышларга ирешеп булмый. Бу яткан тренерның күңеле тыныч, хатыны Вера — зур таянычы. Уллары Кириллның инде үз гаиләсе бар. Әби-бабай өчен ике яшьлек оныклары Лев бигрәкләр дә татлы. Оныклары да спортны үз итәр, мөгаен. Аның әтисе Кирилл да мәктәптә укыганда Зәйнең җыелма баскетбол командасында уйнаган. Казан энергетика институтын тәмамлап, башкалада үз белгечлеге буенча эшли. Терентьевларның кызлары Эвелина Зәйнең 6нчы мәктәбендә 6нчы класста укый. Рәсем ясарга ярата, әле тагын сәнгать мәктәбендә дә укый.

«Роллерларда йөгерә, команда белән башкарыла торган уеннарда катнаша, — дип сөенечен белдерде Анатолий Александрович. «Минем әти-әнием дә спорт белән шөгыльләнүемә, уңышларыма сөенәләр иде. Алар исән түгелләр инде».

Сугыш кайтавазы

Әнисе Татьяна — Югары Багражның Бөек Ватан сугышы инвалиды Фома Русаков (Тукмачев) кызы. Бөек Ватан сугышыннан бер кулсыз кайтса да, ул колхозда алыштыргысыз кеше булган. Гомере буе бухгалтер булып эшләгән. Сугышта һәлак булган беренче иреннән калган кызы Мария белән ялгызы яшәүче Пелагиягә өйләнеп, тагын биш кыз үстерәләр: Татьяна, Нина, Фёкла (Клара), Валентина, Ульяна.

Әтисе Александр Кабан Бастырык авылында, Вөек Ватан сугышы инвалиды Илья Терентьев гаиләсендә туа. Аңа биш яшендә үлгән дәдәсе исемен кушканнар. Гөрпи түти басуда урак урганда, улы Александр урамга чыга һәм бура өстенә менеп, егылып төшә. Гөрпи түти басудан йөгереп кайтып җиткәндә, бала инде хәрәкәтсез була. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр күз яшьләресез ул баласын искә алмаган көне булмый аның.

«1945 елның көзендә безнең турга җигүле ат туктады. Күкрәгенә медальләр таккан, ап-ак чәчле бөкрәйгән ирне җиргә төшерделәр. Ул, егылмас өчен, ике култык таягына таянып, аякларын сөйрәп, безгә таба атлый. Уктай атылып йөгереп чыктым. Сугышта өч тапкыр яраланып, 35 яшендә чәчләре агарып, II группа инвалид булып кайтып җитте Илҗә. Аркасында, башында, аякларында снаряд кыйпылчыклары иде. Аркасында бик күп җәрәхәтләр һәм андагы мускуллары снаряд кыйпылчыкларына ашалган, тиресе арка сөякләренә ябышып тартылып тора. Уң аягы тездән түбән яраланган, балтырындагы ите ашалган, тиресе генә сөякләренә тартылып тора. Сул аягының бот сөяге тезгә таба чәрдәкләнгән, тездән түбән сөяген пуля үтәли тишеп чыккан, тезе каткан, бөгелми», —дип искә ала Гөрпи түти.

Дару үләннәре җыеп эчертеп, хәстәрләп Илҗә дәдәйне аякка бастыра. 1946 елның көзендә Александр, ике елдан Александра туа. Ул вакытта бөтен эш тә колхозда кул хезмәте белән башкарыла. Законнар кырыс була, эшкә чыкмый калырга ярамый. 1950 елның Элҗин көнендә — Илҗә дәдәйнең туган көнендә — Гөрпи түти Пётрны урак урган вакытта басуда таба. Гаиләдә биш бала үсә: Александр, Александра, Пётр, Галина, Клара. Гөрпи түти гомер буе колхозда төрле эштә йөри. 

Батаев фамилиясен — Терентьевка

Балалары барысы да тәртипле булдылар, Кабан Бастырык сигезьеллык мәктәбен тәмамлап, тормышта үз урыннарын таптылар. Күршедә яшәүче Клара белән дус булгач, аларның өйләренә еш керә идем. Өйләрендә чебен очкан тавышны да ишетерлек тып-тыныч була иде. Бер кеше дә тавыш күтәреп тә сөйләшмәс, сүгенү, юк-бар сүз сөйләшү ишетелмәс. 

Илҗә дәдәй кебек гадел дә, тыйнак та кешеләр сирәк була. Гадәттә, авырлыкларны күп күргән кешеләр шундый була. Ул кечкенә чакта ук үлгән әтисе Терентий истәлегенә, Батаев фамилиясен Терентьевка үзгәрткән. Әнисенә бердәнбер бала булып, үз көченә генә ышанырга кирәклеген бәләкәйдән аңлап үскән. 

Илҗә дәдәй үз йорт мәшәкатьләрен үзе хәл итәргә тырыша иде. Су буйларыннан, басу кырларыннан, Ике су арасындагы урманнан печән чабалар, утын әзерлиләр. Әмма идарәгә төшеп, җитәкчеләрдән ат сорап йөргән сугыш инвалиды түгел ул. Югыйсә, колхоз председателе Михаил Иванов — аның якын туганы. Күршеләрендә яшәүче каенеше, Бөек Ватан сугышы ветераны Максим Савельев — колхозның трактор бригадиры-механик. Авылга «Победа» машинасы белән кайтучы икенче каенеше, фронтовик Андрей Савельев башта — райком секретаре, аннан соң Пальчиково авылында колхоз председателе булып эшләде. Алардан ярдәм сораса, чапкан печәнен алып кайтырга колхоз атын биргән дә булырлар иде. Печәнне, утынны үзләренең сыерларын җигеп алып кайтырлар иде. Кайткан чагында арбага утырмаслар, сыерга авыр булмасын, диптер, дилбегә тотып, сыерлары кырыннан җәяү кайтырлар иде. 

Җәй көне дә аягында итек булыр иде Илҗә дәдәйнең.

«Сугышта алган яралары тынгылык бирмәде, яз-көз көннәрендә бик сызланды. Таягын бер дә ташламады, тезе бөгелмәгәч, сул аягын сөйрәберәк атлый иде әтием. Әле шулай да фермада каравылда торды, ул бик яхшы балта остасы да иде. Өебезне дә, абзарларны да үзе салган ул. Каралтыдагы бөтен эшкә дәдәмнәрне дә өйрәтте. Кыр ягына, Сарман районы авылларына барып бура бурап, йорт, мунча, келәт салып та акча эшләп кайтты», — дип искә ала кызы Галина. — Сугыш турында гына сөйләргә яратмады ул. Якын туганнарыбыз, күршебездә яшәүче Алексей һәм Александр дәдәйләр кергәч кенә, бераз сөйли иде. Аларның әтиләре Николай Иванов яу кырында һәлак булган. «Бик куркыныч булгандыр бит, әти? Син ничек фашистлар белән күзгә-күз очрашыга, сугышырга курыкмадың?» — дип тә сорый идек. "Курыкмаган кеше юк ул, менә шул куркуны җиңәргә кирәк",— дип әйтә иде әти».

Ыруыбыз горурлыгы 

«Минем әтием Александр да, аның бертуган энесе Пётр дәдәй дә гомер буе Зәйдә шофёр булып эшләделәр. Әтием әле яшь чагында киномеханик та булган. Зәй районының клубы булган авылларына баштагы елларда — ат, аннары машина белән барып, кино күрсәтеп йөргән. Беркөнне чират Югары Багражга да килеп җиткән. Кино карарга килгән чибәр, чая Татьянага әтиемнең күзе төшкән», — дип сөйли Анатолий Александрович. 

Александр дәдәйне мин дә хәтерлим. Безнең Югары оч егете, өйләре безгә кыйгач каршы гына иде. Үзе дә кызлар күзе төшмәслек түгел — ап-ак йөзле, аксыл сары чәчле, зәңгәр күзле, озын гәүдәле егет солтаны иде ул. Чибәр кызга күзе төшкән Югары Баграж да ерак түгел, Кабан Бастырык урманын гына чыгасы. Өстәвенә, әтисе Илҗә яклап әбисе Пасыйканың (Прасковья) туган авылы да әле ул. Таняга гашыйк булган киномеханик Александр Югары Багражга шәп киноларны ешрак алып килә. Андагы егетләр дә, башка авылныкы дип, Александр дәдәйне какмый. 

Бер-берсенә бер күрүдә гашыйк булган егет белән кыз гаилә корып, бер-берсен санлап, 51 ел Зәйдә яшәделәр. Ике ул үстерделәр. Александр дәдәйнең 75 яшьлек юбилеен һәм алтын туйны да зурлап үткәрделәр. Александр дәдәй күп еллар «Нефтебаза» начальнигын йөртте, аннан соң автобус шофёры булып эшләде. Хатыны Татьяна Фоминична шул ук «Нефтебаза»да заправкада эшләде, аннан соң шикәр заводында повар-кондитер булды. 

Әти-әниләренең иртән торгач һәрчак Ходайга рәхмәт әйтеп көнне башлауларын, һәр эшне ахырына кадәр җиренә җиткереп, кешеләрне яратып, игелек кылып яшәүләрен күреп үскән кеше ул Анатолий Александрович. Ерак дип тормый, хатыны Вера белән атна саен ял көннәрендә 20 чакрым ара узып Кара Елгадагы борынгы Вознесение Господня чиркәвенә келәүләргә йөри. Сүз уңаеннан, чиркәү Татарстанның мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелгән. Кирәк чагында ул чиркәүгә ярдәм итәргә дә җай таба. Үз улы һәм кызы да чумылдырылган. Ике яшьлек оныгы Лёваны Иске Зәйдәге Кач торгызу чиркәвенә алып барып чумылдыруда да ул башлап йөргән. Анатолий Тереньтев Иске Зәйдәге чиркәүгә дә, бүгенге көндә сугышта булган ир-егетләргә ярдәм итүдә дә, Керәшен Мәлеме чиркәвен торгызуда башлап йөрүче Николай Тихоновка булышырга да көчен һәм вакытын кызганмый. 

Дөнья — әтиләр кулында, диләр. Гаилә бәхетле булсын өчен, балаларын үз үрнәгендә тәрбияләүче карендәшебез Анатолий шикелле әти кирәк. Чиркәүләргә барсаң, келәүдә күбрәк хатын-кызларны, әбиләрне күрәсең. Хатын-кызларның чиркәүгә йөрүе әйбәт, әлбәттә.Ә шулай да изге гамәлләр кылуда, иң элек, гаилә башлыгы —әтиләр башлап йөрсә, балаларына юл күрсәтсә, тәрбия ягыннан тагын да яхшырак булыр. Авылыбыз тумасы Анатолий Терентьев — шундыйлардан. Без, Кабан Бастырык һәм Югары Баграж халкы, ыруыбызның мактанчы булган карендәшебез Анатолий белән горурланабыз. 

Анастасия ШӘЙМӘРДАНОВА.
Лаеш районының Усад авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев