Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Җырчы Ильмира Нәгыймова: «Әбием - керәшен»

Ул бу хакта «Татар җыры» концертында Олеся Дмитриевага (блогер Лесная) биргән интервьюсында әйтте.

Блогер Олеся үзенең социаль челтәрендә «сәхнә арты» дигән рубрика ачып җибәрде. Ул татар эстрадасы артистлары концертларында булып, сәхнә арты тормышын күрсәтә, артистларга төрле кызыклы сораулар бирә. Бу юлы ул танылган җырчыларның берсе  Ильмира Нәгыймова белән аралашкан. Аралашу вакытында Ильмираның әбисе керәшен икәне ачыкланган.

«Минем әти ягыннан әбием Анастасия Петровна – керәшен. Ул Менделеевск районының Иске Гришкин авылыннан. Минем балачагым да шул авылда узды. Бүгенге көндә дә анда еш кайтабыз. Әле әти белән анда йорт төзеп ятабыз. Минем туганнарымның яртысы керәшеннәр, туганнан туган энем Сергей дә керәшен, ул – бүгенге көндә махсус хәрби хезмәттә. Бөтен туганнарым белән дә горурланам, берсен дә аермыйм, татары да, керәшене дә минем өчен бер. Ә болай, миндә 50 процент керәшен каны ага дип әйтү дөрес булыр», – дип елмаеп сөйләде җырчы, ярым карендәшебез Ильмира. 

Бәлки, алга таба Ильмираның керәшен җыруларын башкаруын да ишетербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев