Җырчы Игорь Дмитриев: «Инде гаилә кору турында да уйларга вакыт»
ТМТВ каналында «10 сорау» тапшыруы бара. Алып баручы Әбри Хәбриев килгән кунакларга төрле сораулар бирә. Тапшыруның чираттагы кунагы җырчы Игорь Дмитриев булган. Ул халыкны кызыксындырган сорауларга җавап биргән.
— Ни өчен йолдыз буласың килә?
— Җырчы булу — минем тормыш рәвешем. Иҗат итәргә яратам, хәзер сәхнәсез үземне күз алдына китерә алмыйм. 8 классларда гына җырлый башладым мин. Мәктәп елларында спорт белән шөгыльләнә идем. Шулай бер вакыт туризм буенча республика ярышына бардык. Анда җырларга да кирәк иде. Винера Ганиева реперутарыннан «Яратыгыз» җырын башкардым. Питрәчтән килгән кунаклар минем җырлаганны ишеткәч: «Нинди көчле тавышлы егет, ник аны яшереп яттыгыз?!» дип гаҗәпләнделәр. Шуннан төрле конурсларга йөри башладым. Анда призлы урыннар ала идем. Мәктәп тәмамлагач, Казан мәдәният институтына укырга кердем. Шулай әкренләп зур сәхнәгә чыктым.
— Битеңдәге шрам группировкада торганның нәтиҗәсеме?
— Юк, андый группировкаларда тормадым. Әлеге шрам 2нче курста, 20 яшемдә барлыкка киле. Чират бүлешә алмау нәтиҗәсе. Көтмәгәндә булды ул. Сөйләшеп торганда берсе килеп бутылка белән сугып, шундый яра калды. Бу сорауны еш бирә иделәр. «Батыр ярасыз булмы» бит (көлә).
— Спорт белән дуслыгың нигә өзелде?
— Спортзал, хоккей, футбол белән шөгыльләндем. Хоккей командасында да уйнадым. Инде 2 ел шөгыльләнгән юк. Мускулларым авырта башлады, артык шөгыльләнеп организмны «перезагрузил». Шуңа әлегә спорттан читләштем.
— 35 ел эчендә ничә тапкыр мөнәсәбәтләрең булды?
— Минем гашыйк булып өйләнәсем килә. Үз гомеремдә 2 тапкыр гына гашыйк булдым, анысы да яра салды. Беренчесе 20 яшьләрдә булды. Аннары 25 яшьләр тирәсендә тагын шундый җитди мөнәсәбәтләр булды, «гражданский брак» белән яшәдек. Ләкин аерылдык. Яшь тә бара бит (көлә). Инде гаилә кору турында да уйларга вакыт. Күзлим, танышам, аралашам.
— Татар эстрадасында иң начар алып баручының исемен әйт.
— Ул мин (көлә). Кешене яманлап утырасым килми, шуңа үземне әйтәм. Мин дә мәҗлесләр, туйлар, юбилейлар алып барам бит. Гомумән, татар эстрадасында начар алып баручылар юк дип уйлым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев