Җырчы Җәкәү йортында, өлкәннәр көне уңаеннан, караоке кичәсе була
Хәбәрләр

Җырчы Җәкәү йортында, өлкәннәр көне уңаеннан, караоке кичәсе була

1 октябрьдә, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә, Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, «Җыру әйтәм, тыңлагыз» караоке кичәсе оештырыла.

Караоке кичәсендә 2 көчле команда –  Теләче районының Субаш авылыннан «Нардуган» һәм Мамадыш районының Комазан башы авылыннан «Карендәшләр» ансамбльләре җыру әйтүдә сынашачаклар.

Бу бәйрәм –  бергә җыелып, аралашып, яраткан җыруларыбызны искә төшерү өчен менә дигән.

1 октябрь көнне, 15:00 сәгатьтә Җырчы Җәркәү җортында (Казан шәһәре, М.Худяков урамы, 11 йорт) күрешик.

 


Нет комментариев