Хезмәттәшебез Фирдания Сабировадан алма кагы рецепты
«Туганайлар» редакциясе дизайнер-версткалаучысы Фирдания Сабирова как ясауның бер җайлы ысулын белә. Сез дә эшләп карагыз әле.
Телеңне йотарлык как ясау өчен, алмаларны кабыгыннан чистартып үзәген алганнан соң, кәстрүл төбенә ярты стакан су салып, салмак утка пешерергә куясың. Кайнап чыккач, тәменә карап бераз гына шикәр яки бал өстәп, тагын биш минут кайнатасың. Пешкән алманы блендер белән издереп пюре ясыйсың.
Су салынган кәстрүлне газга кайнатырга куясың, аның өстенә пар чыкмаслык итеп таба (таба кәстрүл авызына кереп торырлык булсын) утыртасың. Су кайнап чыккач, табаны майлап, әзерләнгән алма пюресын юка гына итеп җәясең.

Су салмак утта кайнап утырганлыктан, таба кыза һәм как кибә. Какның кибү вакыты — 40 минут тирәсе. Кырыен пычак очы белән куптарып карыйсың, җиңел куба икән, димәк, как әзер. Акрын гына куптарып аласың һәм целлофан пакетка төреп куясың. Бик йомшак, тәмле, сусыл как килеп чыга. Тәмле дә була, ясау өчен күп вакытны да алмый.
.jpeg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев