Валентина Максимова: «Үзеңне табу, үзең булып калу — бәхет»
«Туганайлар» газетасының элекке журналисты, керәшен киеме һәм саклавыч-бизәкләре белгече, һәвәскәр этнограф Валентина Максимова 8 июньдә 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Валентина Петровна — халкыбызның мирасын саклау һәм аны яшь буынга тапшыру буенча бар җанын биреп йөрүче зат.
Керәшен фольклор ансамбльләренә сокланырлык традицион костюмнар текте ул. Төрле як керәшеннәренә хас кием үрнәкләрендә 150дән артык курчак киендерде. Ул — һәр керәшен авылында булып, сандыклардагы мирасларны фотога төшереп, блокнотка, диктофонга яздырып, берәмтекләп барлаган кеше. Шул табылган байлык белән бүген дә кулланабыз.
ХОДАЙ БИРГӘН ҖЕГӘРЛЕ ЧАК
— Валентина Петровна, 70нең иң зур сөенече нәрсәдә?
— 89нчы псаломда болай диелә: «Гомеребез тыҗым өзелгәндәй өзелеп китә, гомеребездә торган яшебез җитмешкә чаклы, җегәрле булсак сиксәнгә чаклы җитә — ул гомер дә күбесенчә читенлектә, сызлануда үтә; алай да алар безгә үгет биреп, безне сабырландыралар».
Шушы сүзләр — һәрберебезгә бер сабак. Үз телең белән Ходайга инәлә, чиркәүгә йөри торган вакытта үзеңне Ходай каршына барырга әзерләргә тиешсең. 70 яшь куркыныч түгел, ул — тормыш. Моны шатлык белән дә, кайгы белән дә кабул итмим, чөнки бу — табигый хәл. Бары тик уйланасың: гомер кыскарган, инде зур планнар кормыйсың. Вакытың да, уең да башка нәрсәләргә юнәлә.

20 ел керәшеннәр арасында кайныйм. 50 яшемдә «Туганайлар» редакциясенә килдем. Бу юл гади генә барлыкка килмәде, ул да сынаулар аша үтте. Ходай мине юкка гына исән калдырмаган бит инде. Ходай Үзе, якадан тотып, селкетеп, юл күрсәтеп, тормышыма керде. Бу дәвердә «керәшен хәрәкәтенә ярый әле килдем», дип әйткән чаклар да булды. Әлбәттә, күңел кайту, үкенү дә юк түгел. Ләкин иң зур файдасы — Ходайга юл табу. Элек керәшеннәр моны «Ходайчылыклыга әйләнгән» дип әйтәләр иде. Мин кискен борылыш кичермәдем, ә әкренләп, еллар буе…

20 елның 15е — пенсиядә. Пенсиягә чыккан чак — иң рәхәт вакыт, ләкин ул бик тиз уза. Инде син азат: берәүгә дә ошау өчен тырышып яшәмисең, соңга калмыйсың, балаларың үз аякларында, оныклар бар. Хәзерге бурыч — үзеңне табу, үзең булып калу. Һәм бу чорда Ходайны чыннан да таный башлыйсың. Миңа шулай булды.
70 яшемнең тагын бер шатлыгы: ел саен Актанышка, классташларым белән очрашуга сөенеп кайтам. Күпме иптәшебез бу яшькә җитмәде. Аларны искә алабыз, Ходайга рәхмәт әйтәбез. Шушы очрашуларда 70 яшьне дә онытабыз, без тагын мәктәп балаларына әйләнәбез. 70нең сөенече нәрсәдә? Ходай безне шушы яшькә кадәр исән-сау, аяк өстендә җиткергән. Һәм без дөнья матурлыгын күрә алабыз. Бу — бәхет.

— Изге җирләргә йөрүегез ничек башланды?
— Паломниклар белән изге җирләргә йөри башлавым алдан әзерлекле булмады. Ходай сиңа кешеләрен дә җибәреп тора: начарлары — гыйбрәт, яхшылары — үрнәк. Бу да сынау. Ирем Василийның туганы Наташа изге урыннарга еш йөри. Аңа: «Мине дә алып барыгыз әле», — дидем. Отец Павел Чурашов белән якыннан таныш булмасам да, аның форумнарда чыгыш ясаганын, китапларын белә идем. Группадагыларның 3есе-4се генә керәшен. Быел шул төркем белән алтынчы сәфәремдә булдым.

Беренче барганда, әзерлексез кеше — турист, ияреп кенә йөри. Отец Павел да, матушка да — бик җайлы кешеләр, аңлаталар, терәк булалар. Икенче, өченче сәфәрдә инде син — яртылаш паломник, яртылаш — турист. Беренче тапкыр эйфория була, бәрәкәт иңә. Әмма син ул бәрәкәтне үзеңдә тота белмисең әле. Соңыннан аны аңлап, сизеп кабул итәсең. Ходайга якынаясың, белемең арта, Ходайчылыклы юлдашларыңнан үрнәк аласың.
Төрле урыннарда булдык: Абхазиядә, Төньяк Кавказда һәм башкалар. Апостол Симон Кананит Абхазиядә христиан динен тараткан. Аның йөргән сукмакларын, яшәгән куышын, үлгән җирен күргәч, тәэсире зур. Китаптан яки телевизордан моны тоеп булмый. Кайчак сәфәрдән бик арып кайтасың. Поездларда икешәр тәүлек өске караватларда барырга туры килә. Ләкин берәр атнадан әнә шул бәрәкәтне үзеңдә тоясың.
Яшьләр күп түгел. Алар, бәлки, «миңа иртәрәк» дип уйлыйдыр. Кем кайчан өлгерә бит инде.
Мин әле йөрергә телим. Узган елгы тәэсирләрем, бәрәкәтләрем бер елга җитте. Аягым йөргәндә, башым эшләгәндә, күзем күргәндә — бу миңа кирәк. Ходай тиешле итсә, әле дә йөрермен.
— Ходайдан ничек һәм нәрсә сорарга кирәк, дип уйлыйсыз?
— Православиедә паломниклык — күңел теләге. Иисус Христос заманындагы гына түгел, безнең бабайлар чорында яшәгән изгеләр дә бар. Алар безгә бигрәк тә якын. Серафим Саровский, Иоанн Кронштадтский, Лука Крымский — болар барысы да безнең заманга бик якын булган изге затлар.
Мин Ходайдан бары тик саулык һәм илебезгә тынычлык сорыйм. Матди нәрсәләрне сорамыйм, чөнки бу — дөрес түгел, дип уйлыйм. Ходай безгә тиешлене үзе белеп бирә. Без еш кына ашыгып, үзебез теләгәнне сорыйбыз. Ә чынлыкта, барысы да Ходай теләгәнчә була. Сорарга кирәк, ләкин: «Ходай, Син теләгәнчә булсын, мин теләгәнчә түгел», — дип. Ул вакытны да белә, сынауны да. Ходай беркемгә дә «җаза» итеп бәла-каза җибәрми, ул сынау бирә. Без төзәлсен, үзгәрсен өчен. Үткәннәребезгә күз салырга, кайда җазык кылганыбызны күрергә, анализларга өйрәнергә кирәк. Менә шуны аңлау өчен дә бу сәфәрләр бик файдалы.
— Паломниклык шартлары ничек? Бөтен кеше дә яраклаша аламы?
— Чираттагы сәфәребез — Калининград өлкәсенә. Алты литургиядә катнашабыз. Группада без туганнар кебек. Шартлар бер уйлаганда — менә дигән! Минем Васяның бабасы Колышчыдан Дивеевога аркасына кутумка асып, айлар буе җәяү барган. Без исә поездларда, самолётларда, теплоходларда йөрибез. Паломник йортларында торабыз. Әмма беркем дә: «Нишләп кайнар су юк? Нишләп душ берәү генә?» — дип зарланмый. Без моны шулай булырга тиеш дип кабул итәбез. Ашау — иман белән әзерләнгән ризыклар, бик тәмле. Среда, пятница — ураза көннәре. Быел сәфәребез тулысынча Питрау уразасына туры килә. Безгә кыш көнендә үк хәбәр итәләр. Ризалык бирәбез дә, билетларны, тору урыннарын алар әзерли. Без бары тик акчабызны гына бирәбез. Анысы да ат бәясе түгел. Боларны Алексеевск чиркәвендә паломниклар белән эшләүче Ольга Сивагина оештыра.
ЕЛЛАР БЕЛӘН ТУПЛАНГАН МИРАС
— Сез — беренчеләрдән булып керәшен этнографиясен өйрәнеп, аны халыкка ачып бирүче. Бистәрләрне барлап, алардагы бизәкләрне теркәгәнсез. Безне башкалардан аерып торган нәрсә — нәкъ менә шул бизәкләр, киемнәр, милли үзенчәлекләр. Бу мираска карашның уңай якка үзгәргәнен күрәсезме?
— Фольклор ансамбльләренең җырлау белән бергә, киемнәрне дә дөрес күрсәтергә тиешлеге турында язганнан соң, керәшеннәр арасына этнограф, тегүче Юлия Әхмәтҗанова килеп керде. Хәзер ел саен Татарстан Рәисе фондыннан зур грантлар бирәләр. Авыл ансамбльләре зур түгел, шуңа күрә Юлия Владимировна белән хезмәттәшлек итүләре бик уңышлы. Акча җиткәнчә — өчме, бишме, җидеме костюм тегү — бик яхшы. Аз булса да, алар чын керәшен киеме әзерли. Хәзер әйбер бик кыйбат. Кул эше, чигү, чимал да кыйбат. Керәшеннәргә хас «клетка» тукыма бәяләре дә бермә-бер артты.

Әмма бер мәсьәлә бар: миңа бер ансамбль составындагы барлык костюмнарның да бер төсле булуы ошамый. Элек җиңенә булса да аерма куйганнар, төрле төсләр, төрле чигү бизәкләре. Фасон бертөрле булса да, төсләр, бизәкләр төрле булсын. Мәсәлән, Бабкинаның рус халык ансамблендә бер-берсенә охшаш киемнәр юк. Фольклорда төрлелек яхшы. Тектергәндә шуны да исәптә тотсыннар иде.
— Хәзер тегәсезме? Сораучылар бармы?
— Текмим. Әмма сораучылар бар. Быел тамаксалар ясадым. Бер утыруда 15әр җирлек әзерлим. Аннары мәрҗәннәрен, тәңкәләрен тегә башлыйм. Василий тәңкәләрне тишеп бирә.

— Соңгы вакытта бистәрләргә күчтегез...
— Һәрберсе вакыт-вакыт белән барды. Курчаклар, күлмәкләр, тамаксалар, бистәрләр. Бистәргә дә җирлекләр әзерләү озак: цинковать итәсең, киптерәсең. Кәбен кою бистәрләрен сатып алдылар. Ләкин миңа ул жәл. Кеше аны биш меңгә алмый, ә өч меңгә сатсаң, хезмәтең чыкмый. Бизәкләрне нәкъ керәшеннекен куярга тырышам. «Алатырь» бизәген менә зур итеп бистәр башына куярга кызыктым. Ләкин эшли башлагач, ул бер тап булып тора икән. Кечкенә бизәкләр җыелмасында ул бик матур. Шуңа күрә, бу бизәкне күп элементларга бүлергә туры килде. Сүрәкәдәге урама бизәкләрне дә эзлисең, сайлыйсың, килештерәсең. Калпактагы бизәкне күчердем, ул — «Тормыш агачы» бизәге. Мондый бистәләрне тәре алларына куйганнар. Берничә кеше тәре алдына куярга дип алды инде.

Хәзер туйга дип сорыйлар. Бистәргә салып савым чыгару йоласы популярлаша бара икән. Кәбен койдырганда яшьләрне бастырырга да алдылар. Элек кәбен койдырганда бастырган бистәрләрне тәре алдына куйганнар. Димәк, соңгы вакытта йолаларда бистәрләрне ешрак кулланалар.
— Авыллар буйлап йөргәндә истә калган вакыйгалар бармы?
— Булгандыр инде ул кызыгып кайткан әйберләр. Мине иң шаккатырганы — Колышчыга килен булып килгәч, ерак әбинең сандыгы иде. Сандыкта хатыннар яулыгының баш-башларына кадәр, ак калпак кисәге, сыңар алка, түгәрәк яулык, эре тәңкәләр, чигәчә-яңаклар бар иде. Әби: «Җыючыларга бирегез, акчасына заманча алка-мазар алыгыз», — диде. Ул әйберләрнең барысы да безгә эләкмәде. Түгәрәк яулык бездә калды, камзулның да өлгесен алдым. Әби сандыгы — иң истә калган очрак. Командировкалар вакытында бүләк итеп биргән мирас та бар иде. Әмма ике тартма әйберем югалды.

— Алга таба эшләп карыйсы килгән нәрсәләр бармы?
— Сүрәкә эшлисем килә. Урама бизәкләрне эшләү бик тә авыр. Әле хәзер бистәр, алъяпкыч белән шөгыльләнәм.
— Бизәкләрне, мирасны саклау буенча фикерләрегез?
— Цифрлы форматка күчерергә кирәк инде. Дөрес итеп фотога төшерергә, һәр бизәкнең кем тарафыннан, кайчан чигелгәнен язып куярга. «Туганайлар»ның марафончылары, бәлки, барлый алырлар аларны. Алга таба без керәшеннәргә генә хас ышануларны, йолаларны, аш-суны да барларга кирәк.
— Күптән түгел Сезнең авторлыкта «Мирас» китабы чыкты. Ул сезгә нәрсә бирде? Ничек барлыкка килде ул?
— Менделеевскида яшәгәндә, Алабугада ЗАГСта эшләүче Людмила Григорьева килеп: «Керәшен киеме тегеп бирегез әле. Керәшенчә киенеп, өйләнешү йоласын уздырасыбыз килә», — диде. Алабуга керәшеннәренә хас булганча эшләп бирдем. Аннары удмуртларга, мариларга, чувашларга да шундый киемнәр тектем.
Шул вакытта удмуртларның искиткеч каталог-китабын табып бирделәр — киемнәр, савыт-сабалар, архитектура үрнәкләре тупланган, бик шәп басма иде. Бик кызыктым. Керәшеннәргә дә шундый нәрсә кирәк, дип уйладым. Эчемне көйдерде бу уй. Чувашларның да шундый каталогы бар икән. Вакыт сузылды, 70кә җиткәч кенә теләгем үтәлде, тәвәккәлләдем. Хәзер инде мин аны чыгарырга бурычлы булганымны аңладым. Бу — Ходай кушкан эш. Үзе эченә кергән кеше генә моны эшли ала.
Китап чыкты. Удмуртларның, чувашларның чит илдә басылган каталоглары белән чагыштырганда, безнеке — гадирәк. Ләкин ул бар! Төсле, яхшы кәгазьдә басылган. Шуның үзенә дә шөкер итәбез. Безнең халык бик кирәксенмәде, ахры. Әмма сөенеп, күтәреп алган кешеләр дә булды. Китаплар Россия архивларына китте. Бәлки, киләчәктә галимнәргә, тикшеренүчеләргә ярдәм булыр ул. Керәшен мирасын өйрәнүчеләргә — яхшы җирлек.
ХОДАЙ ҺӘРЧАК ҮЗ КЕШЕСЕН ҖИБӘРӘ
— Өлкәннәр сафы сирәгәя. Алга таба керәшен хәрәкәте ничегрәк булыр дип уйлыйсыз?
— Энтузиастлар бетеп бара. Безнең буынга караганда, яшьләргә авыррак. Һәркемнең яхшы яшисе килә. Ә бу культура, мирас өлкәсе — акчалы түгел. Элек өмет бар иде: без укыдык, эшкә кердек, квартирга чиратка куйдылар. Хәзер юк ул өмет. Шуларны уйлыйм да... «Син үзең ничә яшьтә килдең бу эшкә?» — дим. Мин гомер буе эзләдем, үземә тупладым. Өч мәктәптә музей ясадым. Бакалыдан, үзебезнең әбидән, Актаныштагы дуслардан әйберләр төяп кайттык. Рәсем дә, этнография дә укыттым. Музейга экскурсияләр оештырдым. Авылга кайткач та Колышчыда музей ясадык. Казандагы Керәшен үзәгенә дә әйберләр әзерләдем.

— Нәрсәләргә сөенәсез, көенәсез?
— Сөенечем — Ходайга шөкер — Казанда чиркәү каршында Керәшен йорты ачылды. Алар эшли. Китаплары чыгып тора, төрле чаралар уза.
Көенечем — безнең «Бәрмәнчек» ансамбленең хәзергә кадәр керәшенне керәшен итеп күрсәтә торган киеме юк. Киемнәрне үз дәрәҗәмдә генә өйрәнгән булсам да, барыбер, күренә. Тамаксалар һаман да калай-бижутерия кебек. Җырга туры килмәгән киемнәр кияләр. Мәсәлән, «Өмә җыры»н нарядный киемнәр киеп җырлыйлар, яисә киресенчә. Фольклорның эчтәлегенә туры килми.
Аннары керәшен хәрефләре кулланмыйлар, дип, карендәшләр арасында гаеп эзләүчеләр бар. Аны бит инде узган гасырның утызынчы елларында ук бетергәннәр, техникумны япканнар. Утызынчы елда туган кешеләр дә кириллица хәрефләре белән укыган. Шуңа күрә, мин берничек тә ышанмыйм: бу керәшенчә алфавит кире кайтыр дип. Ләкин кайберәүләр шуны гаеп итеп, зурга җибәреп, керәшеннәрне бүлеп, нервыларын туздырып яталар. Иң кызганычы, бу эштә берни дә күрсәтмәгән, фамилиясе дә билгеле булмаган кешеләр эшләгән кешене гаеплиләр. Шөкер итә белмиләр. Мөмкинлек биргәннәр бит: йөр син Керәшен йортына, чиркәүгә. Яки үзең булдырырлык тәкъдимне әйт. Я берәр нәрсә эшләп күрсәт.
— Керәшеннәр бөтенләй бетәрләр дип уйлыйсызмы?
— Мондый уйларым юк. Олыгайган саен кеше үз тамырларын эзли. Менә Василий бөтен нәселен эзләп тапты — 1600 еллардан килә. Һәркем үзен-үзе табарга, Ходай белән очрашырга тиеш. «Беттем» дигәндә дә Ходай һәрчак кемнедер җибәрә, ниндидер җай бирә. Менә Геннадий Макаров, Наилә Әлмиева өйдән-өйгә кереп, язып алып йөрделәр. Гудылина керәшеннәрне Россиянең «Спас» каналында күрсәтте. Людмила Даниловна — аның ишеткәннәредер инде... Уйлап кара, аның урынына кем утыра ала бүген? Иван Егоровны да Ходай җибәргән — болар таркалып бетәләр бит, дип. Отец Павел Павловны Ходай билгеләгән. Бу кешеләрне Ходай җибәргән. Хәзер дә Ходай үз кешесен табар. Шуның өчен Ходайга якынаерга кирәк.
Безнең арада бик популяр сүз: «Безнең чиркәвебез юк». Ә бит чиркәү салып бирәләр, йөрүче юк. Бар син чиркәүгә, халкың өчен сора: «Ходаем, таралган кавемемне җыярга булыш», — дип. Таркалган без, әллә кайларда еракта әллә кемнәребез бар. Бездә яхшы көнләшү дә юк. Без үзебезгә бирелгән мөмкинлекләрдән файдаланмыйбыз. Булган кадәрлесенә шөкер итеп, алга таба өмет белән яшик әле, карендәшләр!
— Җавапларыгыз өчен рәхмәт, Валентина Петровна! Нык саулык, озын гомер Сезгә!

Фотолар шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев