Хәбәрләр

Сәламәтлек – иң зур байлык: Бирдебәктә файдалы очрашу узган

Сәламәтлек турындагы әңгәмәгә авылдашлар җыелган.

Балык Бистәсе районының Бирдебәк авылы клубында бик кирәкле һәм файдалы очрашу узган. «Сәламәтлек — зур байлык» дип исемләнгән әңгәмәгә авыл фельдшеры Исламия Валееваны чакырганнар. Исламия Шамилевна — үз эшен яраткан, һәр кешенең сәламәтлеге өчен җан атып торган белгеч. Очрашу барышында ул кеше гомеренең кадерен белү, сәламәтлекне саклауның мөһимлеге турында бик эчтәлекле итеп сөйләгән.

«Сәламәтлек — ул безгә бирелгән иң зур бүләк, аны вакытында сакларга, кадерләргә кирәк», — дип ассызыклап үткән фельдшер.

Ул авыл халкына көндәлек тормышта сәламәтлекне ныгыту серләре, дөрес туклану һәм хәрәкәтнең әһәмияте турында киңәшләрен биргән. Авылдашлары Исламия Шамилевнага үзләрен кызыктырган сорауларны биргәннәр, тормыш-көнкүрештә файдалы булган киңәшләр алганнар. Мондый очрашулар кешеләрне берләштерә, бер-берсенә игътибарлырак булырга өйрәтә.

«Очрашу бик җылы һәм дустанә рухта узды. Авыл халкы исеменнән Исламия Валеевага ачык күңеллелеге һәм һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торуы өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез!», — дип язды клуб җитәкчесе Евдокия Толстова.

Авыл халкы фельдшер. киңәшләрен игътибар белән тыңлый
Авыл халкы фельдшер. киңәшләрен игътибар белән тыңлый

Е. Толстова фотолары.


Нет комментариев