Хәбәрләр

Комаровканың «Чишмә» һәм «Күбәләк» коллективлары «Хорлар ярышы«нда катнашты

26 сентябрьдә, Пиров районының мактаулы гражданины, карендәшебез Николай Михайлов истәлегенә багышланган V төбәкара юбилей - «Хорлар ярышы — 2026» конкурс-фестивале булды.

Комаровка авылын ике керәшен коллективы — «Чишмә» һәм «Күбәләк» тәкъдим итте. Алар чын традициянең ничек яңгырашын — халыкның җанлы, җылы, туган тавышын күрсәттеләр.

«Чишмә» коллективы «Байкал суы» һәм «Деревенька моя» җырларын башкарды — бу җырлар белән сәхнәгә туган җиргә мәхәббәт белән тулы тарихның үзе килгән кебек булды. Ә «Күбәләк» төркеме барчасын «Тугай, тугай» җырына биетте. Һәр хәрәкәттә шулкадәр энергия, шатлык һәм балаларча дәрт бар иде. «Күбәләк» балалар коллективы фестивальнең бизәге булды һәм махсус бүләккә лаек булды — бу бик хаклы", — дип хәбәр иттеләр Комаровкадан.

Бии дә, җырлый да безнең керәшен кызлары
Бии дә, җырлый да безнең керәшен кызлары

Ю.Губина фотолары.


Нет комментариев