25 сентябрьдә Иске Тәрбит укучылары «Патриот» яшьләрне спорт-патриотик һәм хәрби хезмәткә әзерләү республика үзәгенә килделәр.
50 команда очрашты
Үзәктә Татарстанның төрле почмакларыннан 50 команда очрашты — мохит чыннан да, дәртле иде. Көн квест белән башланды — ул команда белән эшләү күнекмәләрен яхшы гына ныгытты. Тантаналы ачылышта ТР Рәисе ярдәмчесе, Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте» төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов һәм «Патриот» республика үзәге директоры Дмитрий Литвинов чыгыш ясадылар. Алар тарихи хәтерне саклауның мөһимлеге һәм бу эштә яшьләрнең роле турында сөйләделәр. Музей күргәзмәсе аерым бер мохит тудырды: экспонатлар һәм шәхси тарихлар заманалар бәйләнешен тоярга ярдәм итте — чөнки тарих ул бары тик даталар гына түгел, ә кеше язмышлары. Егетләр-кызлар үз мәктәп музейларындагы экспонатлар белән уртаклаштылар һәм үз районнарында хәтерне ничек саклаулары турында сөйләделәр. Без үзебезнең «Җиребез каһарманнары» проектын тәкъдим иттек: сайт буыннар бәйләнешен күрсәтә — Каһарман исемендәге мәктәпне тәмамлаучылар да — каһарманнар. Кич җылы әңгәмәләр белән узды: катнашучылар тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм алдагы көннәргә максатлар билгеләделәр.
26 сентябрь — тәҗрибә һәм яңа белемнәр көне
Егетләр-кызлар профильле юнәлешләр буенча эшләделәр: «Остазлык», «Мактаулы каравыл», «Тарихи хәтерне саклау», «Иганәчелекнең бер ягы буларак шефлык», «Яшь хәбәрчеләр» һәм «Лидерлар». Экспертлар үзләренең тәҗрибәләре һәм белемнәре белән уртаклаштылар. Шулай ук алар барысы да «Ясалма интеллект: тарихи хәтерне саклауның яңа формалары» дигән лекциядә булдылар, аннары проект эшчәнлегенә чумдылар — идеяләрне реаль адымнарга әйләндерделәр. Ә кич белән барысын да «Тарихи квиз» көтә иде: тарих буенча белемнәрне кызыклы уен форматында тикшерделәр!
27 сентябрьдә йомгаклар ясалды
Панель дискуссиядә егетләр экспертларга теләсә нинди сораулар биреп, үз инициативалары өчен киңәшләр ала алдылар. Чараның кульминациясе булып слетны тантаналы ябу торды: мөхтәрәм кунаклар: Татарстан Республикасы «Беренчеләр хәрәкәте» төбәк бүлеге советы рәисе урынбасары — Руслан Нуриев, МХО прапорщигы: ирекле, эре калибрлы пулеметлар һәм ут ярдәме төркемнәре командиры; Россия Тимерчеләр берлеге әгъзасы; ату тренеры һәм укытучысы; Роман Фролов Роман һәм Жуков орденлы Кызыл байраклы Казан югары танк команда училищесы курсанты Рөстәм Сибгатуллин һәр отрядның һәм остазларның өлешен билгеләп үттеләр һәм барысын да «Тарих сакчылары» итеп атадылар. Безнең «Вымпел» отрядына төбәк слетында катнашкан өчен диплом тапшырдылар, ә остазыбыз Руфина Канашовага «Тарих сакчылары» Бөтенроссия проекты отрядын әзерләүгә керткән зур өлеше һәм намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерделәр. Районыбыз җитәкчелегенә, мәгариф бүлегенә, "Беренчеләр хәрәкәте"нең җирле бүлекчәсе кураторына проектыбызны хуплаганнары һәм безнең өчен шундый мөһим чарада катнашу мөмкинлеге биргәннәре өчен рәхмәт белдерәбез.
Руфина Канашова язмасы һәм фотолары.
Нет комментариев