Катнашучылар дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру, милләтара тынычлыкны ныгыту, республика халыкларының тел байлыгын һәм традицион мәдәниятен саклау мәсьәләләрен тикшерделәр.
Күчмә утырыш
25 сентябрь көнне Норлат районында Татарстан халыклары Ассамблеясе Советының күчмә утырышы узды. Утырышны Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, республика халыклары Ассамблеясе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Эштә ТР Рәисе эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, Татарстан халыклары Дуслык йорты директоры Тимур Кадыйров катнашты.
ТР милли-мәдәни берләшмәләр җитәкчеләре белән берлектә Республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова һәм Татарстан халыклары ассамблеясенең Яр Чаллыдагы вәкиле, Яр Чаллы шәһәре керәшен оешмасы җитәкчесе Виталий Агапов бар иде утырышта.
Чәчәкләр салдылар
Утырыш башланыр алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин һәм район башлыгы Дамир Ишкиниев, милли-мәдәни берләшмәләр җитәкчеләре белән бергә, «Мәңгелек ут» мемориаль комплексына чәчәкләр салдылар. Комплекс Бөек Ватан сугышы елларында, локаль конфликтларда һәлак булган Ватан сакчыларын, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларны искә алуга багышланган. Аның территориясендә Советлар Союзы Геройлары һәм Социалистик Хезмәт Геройлары бюстлары куелган Дан аллеясе урнашкан.
Шунда ук СВО зонасында һәлак булган сугышчыларның әти-әниләренә Батырлык ордены тапшыру тантанасы узды. Утырыш район Мәдәният сараенда узды, аның фойесында мәктәпкәчә һәм мәктәп учреждениеләре күргәзмәсе оештырылды. Очрашуны ачып, Фәрит Мөхәммәтшин күчмә форматның муниципаль дәрәҗәдә милләтара килешү практикалары ничек барлыкка килүен һәм төрле халыкларның традицияләре җәмгыять тормышына ничек органик рәвештә кереп, территория үсеше ресурсына әйләнүен күрергә мөмкинлек бирүен билгеләп үтте.
Муниципалитетта дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру турында район башлыгы Дамир Ишкиниев сөйләде. Бүген Норлат районында 17 милләт вәкиле яши.
— Районда милләтара, конфессияара һәм гражданлык килешүен үстерү буенча актив эш алып барыла, ул халыкларның телләрен һәм мәдәниятләрен ирекле үстерүгә, диннәр диалогына, хакимият тармакларының үзара аңлашуына, дәүләт органнары һәм массакүләм мәгълүмат чараларының хезмәттәшлегенә нигезләнә, — дип билгеләп үтте район башлыгы.
Халык бәйрәмнәре — Сабантуй, Уяв, Масленица, Троица, Нәүрүз — мәдәниятләр күптөрлелеген саклауда мөһим роль уйный. 2026 елда районда милли юнәлештәге 200дән артык чара үткәрелгән, аларда 72 меңнән артык кеше катнашкан.
— Соңгы өч елда катнаш гаиләләр төзүгә тотрыклы кызыксыну күзәтелә, бу безнең район халкының толерантлылыгы һәм ачыклыгы турында сөйли, — диде район башлыгы. — 8 айда 116 гаилә теркәлгән, аларның 28е — катнаш.
Бүләкләнүчеләр
Үз милләтләре вәкилләре белән эшләүнең иң яхшы практикалары белән рус милли-мәдәни берләшмәсенең җирле бүлекчәсе һәм үзбәкләрнең милли-мәдәни автономиясе уртаклашты.
Йомгаклап, Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халыклары Ассамблеясенең филиалларына һәм вәкиллекләренә, милли-мәдәни берләшмәләргә дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруга, телләрне һәм традицион мәдәниятне саклауга, милләтара килешүне ныгытуга зур өлеш керткәннәре өчен сертификатлар тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы да бар иде. Республика халыкларының этник мәдәниятләрен һәм туган телләрен саклауда катнашучы активлар да бүләкләнде. Сарман районындагы Ләке авылы «Игәнә» фольклор коллективы да (җит. Р. Асанова) 100 меңлек сертификат белән бүләкләнде.
Нет комментариев