Валентина Максимова: «Бөтенләй керәшен дөньясына кереп китү 50не узгач булды»
Валентина Максимова «Туганайлар» газетасы белән бәйле истәлекләре белән уртаклашты.
Үз-үземә сорауларым күп булды
Керәшеннәр белән кызыксынуым тугач та башлангандыр инде ул. Мин үскән җирдә — төрле яктан җыелган халык, керәшеннәр юк, башлыча, татарлар иде. Керәшеннәрнең кем икәнен белмәгәннәре дә күп иде. Әти-әни авылдагы халык арасында бик тә ихтирамлы кешеләр иде. Киңәшләшергә дә, ярдәм кирәк булса да алар янына килделәр. Үз-үземә беренче соравым: «Нишләп мин керәшен икән? Нишләп исемем дә шушындый, фамилиям дә шундый? Башка кызлар, малайлар кебек, нишләп, «әни» дип әйтмим, «нәнә» дип дәшәм (ул яклар бит «әнкәй» диләр), «әткәй» димим, «папа» дим.
Әбиләрем, бабайларым бар иде бит әле кечкенә чагымда, мин мәктәпкә кергәч кенә аларны озаттык. Аннары, минем нәнә шулхәтле дә энциклопедия кебек кеше иде. Чүп утыйсыңмы анда, кер юасыңмы, печән җыясыңмы, тагын берәр төрле олырак эш эшлисеңме, ул нәрсә дә булса сөйли — я мәзәген, я туганнар арасыннан кемнедер искә алып, шуның турында сөйли, я үзенең Үмердә үткән балачагын искә төшерә. Аны совхозга үскәч алып килгәннәр. Шулай булгач, боларның бөтенесе башка сеңеп калган. Аннары, мәктәпне бетереп чыгып китеп, укырга кергәчтен, керәшеннәр дә очрый башлады. Геннадий Михайловичны мин үзем шул укыганда ук очраттым, бер училищеда укыдык. Әлмәт ягыннан да керәшеннәр бар иде. Алар белән дә күрешә башладым.
Ә инде бөтенләй керәшен дөньясына кереп китү әнә шул 50не узгач, «Туганайлар» газетасына килгәчтен генә булды. 50 яшемә хәтле мин керәшен оешмалары, ансамбльләре эшчәнлеген читтән генә күзәтә килдем. Ә өйрәнүемне, кызыксынуымны дәвам иттем. Төрле җирләрдә эшләдем — мәктәптә дә укыттым, тегү фабрикасында милли чигү буенча художник булдым. Шул вакытларда татар белгечләре белән дә очрашырга да туры килде. Китап чыгарган Рәмзия апа Мөхәммәдева белән яшь чагымнан ук таныш идем, худсоветларда очраша идек. «И, сезнең керәшеннәр өйрәнелмәгән инде, — ди иде мине очраткан саен кочаклап алып, — и-и, сездәге байлык». Ул үзе мишәр иде. Өйрәнелмәгән дигәч тә, керәшеннәрне ул үзе өйрәнә иде. Литвалылар да өйрәнә, китапларын чыгарырга әзерлиләр иде. Шул да этәргәч биргәндер инде алга таба да керәшеннәр белән кызыксынырга. Бермәл татарның тамбур чигүе белән бик каты шөгыльләндем. Шуңа күрә Казанның дәүләт музеендагы хезмәткәрләр белән аралаша, керәшен әйберләрен күрсәтегез дип сорый идем. Элек музейларга, архивларга керергә дә җиңелрәк, эзләнгән кеше җаен таба иде.
50 яшемдә «Туганайлар»га килдем
«Керәшен сүзе» газетасы да чыкканын белә идем. Аннан соң Чаллыда «Туганайлар» чыга башланды. Берничек тә уйламый идем шушы «Туганайлар» газетасына корреспондент булып керермен дип.
Керәшен костюмнарын шактыйдан өйрәнә идем, үземдә дә әбидән калган әйберләр бар иде. Белгеч тә түгел, гади керәшен хатыны буларак, уникаль, бик тә серле булган түгәрәк яулыкка үземчә карашны яздым да, «Түгрәк яулыкка туры караш» дип исемләп, кем ашадыр «Туганайлар»га җибәрдем. Ул вакытта әле Мендлееевскида яши идек. Аны басып чыгардылар.
19 ел Мендлеевскида яшәгәннән соң, 2006 елны Чаллыга күчтек. 2007 елның февраль аенда Мөхлисова (ул чагындагы редактор Зинаида Антонова — ред.) телефоннан шалтырата: «Син безгә эшкә килмәссеңме?». Бу сорау, күктән төшкәндәй, уйламаган-нитмәгән җирдән булды. Аптырап калдым. Башыма сукты, газетага ничек язарга тиеш? «Ярый, килеп карыйм, эшли алсам эшләрмен, эшли алмасам китәрмен. Әлегә ярты ставкага гына рәсмиләштерегез», — дип риза булдым. Мин барганда коллектив тулы иде. Бишенче елларын эшләп, көзгә газетаның 5 еллыгын уздырырга йөргән чаклары иде. Инде «Туганайлар»ның 10 еллыгын уздырырга йөргәндә пенсиягә чыгып, авылга китеп бардым. Биш ел чамасы мин шушы «Туганайлар»да эшләдем.
Иман битен татар хатыны белән бергә эшләдек
«Туганайлар»га килгәч, үзем куркам, үзем йолкам дигәндәй, әкрен генә кереп китәргә кирәк. Кызлар һәрберсе үз эшен белә. Кемдер кешеләр турында яхшы яза, кемдер конференцияләрне, съездларны, аналитик әйберләрне шәп яза. Ә кемдер — башка өлкәне. Минем үземә бары тик этнография генә ошый иде — керәшеннең үткәне, бүгенесе, киемнәре, бәйрәмнәре. Әмма бернәрсә ачыкланды: мин бәйрәмнәрне керәшеннәр ничек уздырганын белгәнмен, ә аларның ни өчен Питрау, Покрау, Крешение-Качману дип йөртелгәнен дә, дини асылларын да белмәгәнмен. Гомумән, гәҗиткә килгәнче диннән бик тә ерак кеше идем. «Туганайлар»ның дини полосасы бар иде, без аны «Иман» бите дип йөрттек. Аны, гадәттә, редактор үзе алып барган, чөнки чиркәүгә йөрүче танышлары да булган, үзе дә чиркәүгә йөргән. Бу аңа якынрак булгандыр, чөнки кызларның Мариядан башкасы — татарлар. Аларга бу әйбер авыр инде. Ә бит редакторның эше күп — тегендә бара, монда бара, җитешә алмый. Бөтен полосалар әзер, ә «Иман» бите тора, көтәбез.
Бер вакытны корректор Фәнзилә Раифовна: «И, Валя, әллә соң үзең генә аласыңмы инде шушы «Иман» битен?» — диде бит. Тагын уйлыйм. Ничек итеп алам, әгәр православие турында берни белмим? Бу, әлбәттә, зур җаваплылык таләп итә торган эш булды.
Фәнзилә Рафиовна белән икәү эшли идек. Мин кызларның һәрберсе аерым тукталмыйм. Ләкин Фәнзилә турында әйтмичә булдыра алмыйм. Хәзергә кадәр аны искә алам. Ул корректор эшен шул дәрәҗәдә белеп эшли иде, шаклар каткач. Иман кенәгәсендә — керәшен хәрефләре белән керәшенчә язылган сүзләр. Ул шулхәтле дә җентекләп, озаклап утыра, барыбер ерып чыга. «Ветхий завет»тан да, аннары мәсәлләрне дә тәрҗемә иттек. Мин килгәндә «Закон Божий», иман кенәгәләре һәм Чурашовның «Молитвослов»лары бар иде. Халык укырлыкларын, халыкка файдалыларын алып газетка урнаштыру төп максат иде.
«Туганайлар» мине дингә якынайтты
«Иман» битен эшләргә алынуым да миңа Фәнзилә әйткәнгә генә булмагандыр. Дингә якынайтыр өчен Ходай мине «Туганайлар»га җибәргәндер. «Туганайлар» дигәч, тагын бер кеше исемә төшә. Ул — отец Димитрий. Аның белән очрашу да шушы «Туганайлар»га килгәч булды.
Керәшен Сәрдәсендә бердәнбер керәшен музее бар. Җыенып киттек. Авылны, музейны карадык, яңа, матур чиркәү кырыннан уздык. «Иман» бите эшләргә кирәк, чиркәүгә кермичә китмибез. Анда бер генә ел служба алып баручы япь-яшь отец Димитрий каршы алды безне. Шулхәтле җайлап кына, ипләп кенә сөйли. Дин кешесе итеп, ышанып кабул иттем мин аны. Җавапларын китаплардан таба алмаган сорауларым белән, бүгенгәчә аңа шалтыратам. Аралашабыз.
Туксанынчы елларда чиркәүләр ачылды. Бакалыга кунакка кайтып йөрибез. Бакалыда иске чиркәүне ачтылар, служба рус телендә бара. Алар аңа да риза. Кайткач, ирем Василий белән миңа, түтиләр: «Кәбен койдырырга иде сезгә», — дип әйтәләр. «Миңа ошаган батюшка очраса, күзләренә карармын да, карашы ышандырса, кәбен койдырырга әзер булачакмын», — дидем. Беләм, дөрес сүзләр булмаган инде ул... Отец Димитрий мин теләгән шундый батюшка булып чыкты. Өйгә канатланып кайттым да, Василийга әйттем... Сәрдәдә Крещениедә купель ачканда кабат барырга туры килде. Отец Димитрийга кәбен койдырырга теләвебезне әйттем. Без инде ул вакытта Василий белән 27 ел бергә яшәгән идек. Отец Димитрий елмаеп кына риза булда. Яз көне килергә сөйләштек. «Мондый вакыйгадан каламмы соң», — дип, газетада бергә эшләүче Мария Мартынова да безнең белән барды. Менә кырык ел яшәвебезгә, шуның 13 ел — кәбенле, Аллага шөкер. Дингә борылуым дәвам итә, Аллага шөкер. Мин инде күп чиркәү тәртипләрен, иманнарын беләм. Авылда да чиркәү бар, елга берничә генә булса да келәүләр керәшенчә уза. Шул керәшенчә литургияләрнең тәмен, ямен татыган кеше мин.
«Туганайлар»га китергәне һәм «Туганайлар» аша мине үзенә таба борганы өчен, Ходайга мең-мең шөкер. Дөнья көтү, тегүләрем дә, чигүләрем дә — бөтенесе дә буш мәшәкать. Анда баргачтын, без керәшенме, татармы, чувашмы — ничек итеп яшәгәнебезне сорарлар. Минем «Туганайлар»га килүем керәшеннәр өчен файдалы булгандырмы-юкмы, ә иң файдалысы үзем өчен булды.
Валентина МАКСИМОВА.
Мамадыш районының Колышчы авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев