Балык Бистәсенең Үри авылы китапханәсендә яшьләр өчен бик актуаль һәм файдалы очрашу узды.
«Һөнәр сайлау — киләчәкне сайлау» дип аталган мәгълүмат сәгате укучыларга үз юлларын табуда ярдәм итүне максат итеп куйган.
«Чара барышында яшьләр бүгенге хезмәт базарында нинди белгечлекләрнең мөһим булуы турында фикер алыштылар. Китапханәче кунакларга һөнәр дөньясының чиксез икәнен, һәр эшнең үз урыны һәм кадере барлыгын аңлатты. Очрашуда китапханәче һөнәре турында да сүз барды. Укучылар бу өлкәнең үзенчәлекләре, аны үзләштерү мөмкинлекләре белән таныштылар. Әңгәмә барышында һөнәрнең кеше тормышындагы роле — ул бары тик акча табу чарасы гына түгел, ә җәмгыятькә файда китерү һәм үзең өчен яраткан шөгыль булуы ассызыкланды», — дип сөйләде китапханәче Рузилә Вәлиуллина.
Чара ахырында катнашучылар бер фикергә килделәр: һөнәр сайлау — кеше гомерендәге иң җаваплы адымнарның берсе. Ә теләсә кайсы өлкәдә уңышка ирешү өчен, барыннан да элек, тирән белемгә ия булу һәм кешеләр белән уртак тел таба белү, ягъни командада эшли алу бик мөһим.
Бу очрашу яшьләр өчен бары тик теоретик белем алу гына түгел, ә үзләренә карата җитди уйланырга этәргеч тә. Китапханәче тәкъдим иткән тестлар һәм практик биремнәр укучыларга үзләренең кызыксынуларын һәм сәләтләрен тагын бер кат барларга ярдәм иткән. Кемдер үзенең техник өлкәгә тартылуын аңласа, икенчеләре иҗади һөнәрләрнең киләчәктә зур перспективалар ачуына инанган.
Р.Вәлиуллина фотолары.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев