Үз хезмәтенә тугры, эшен яратып башкаручы кешеләр арабызда һәрвакыт бар, киләчәктә дә булыр.
Сүзебез Кукмара районының Үрәсбаш авылы балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Надежда Гаврилова турында. Надежда Александровнаның хезмәт стажы 44 ел, шуның 37се педагог буларак узган. Үз хезмәтен яратып, теләп башкаручы педагог гомеренең күп өлешен балалар тәрбияләүгә багышлый. Ул заманадан артта калмый, аның белән бергә атлый, һәр яңалыкны өйрәнә, алга омтыла. Яраткан хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү — үзе зур бәхет. Шушы көннәрдә генә Надежда Александровна Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан «Мәгарифтәге казанышлары өчен» дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Үзенең авыр, ләкин мактаулы хезмәте турында ул болай ди:
— Җиңел түгел, чөнки бүген тәрбияче хезмәтен башкару — даими иҗади эзләнүдә булу дигән сүз, ә моңа беркайда да өйрәтмиләр, ул тәҗрибә белән, эшли-эшли килә. ... Үз эшеңне яратып башкару ничек кенә авыр булмасын, ул үзе зур бәхет бит.
Любовь Павлова фотосы.
Нет комментариев