Үмернең «Сөнәкәй» ансамбле керәшен җырулары бәйрәмендә катнашты
Бакалы районының Үмер авылындагы «Сөнәкэй» халык фольклор ансамбле «Керәшен җырулары» дип исемләнгән чарада катнашып, үзенең осталыгын күрсәтте.
Бу чара Яңа Илек мәктәбендә үткәрелгән. Максаты – керәшен йола-гадәтләрен кайтару, саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру.
Чараның төп юнәлеше – халык һөнәрләрен, туган телне һәм йолаларны популярлаштыру. «Сөнәкэй» ансамбле, үз чиратында, тирән мәгънәгә ия булган борынгы керәшен җыруларын башкарып, тамашачыларны милли моңга күмде.
Шулай ук, ансамбльгә йөрүчеләр «Дүртле бию» һәм «Чылбырлы бию» кебек традицион керәшен биюләре буенча мастер-класс күрсәттеләр. Бу биюләрнең элементларын теләге булган һәркем өйрәнде.
Фото Үмер авылы клубы җитәкчесе Ирина Марковадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев