Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Туым жондозы» конкурсының икенче зона туры җиңүчеләре билгеле булды

28 ноябрь көнне Казанның Халыклар дуслыгы йортында «Туым жондозы - 2024» керәшен җыруларын яшь башкаручылар конкурс-фестиваленең икенче зона ярышы узды.

Керәшен җыруларын яшь башкаручыларның әлеге республикакүләм фестивале быел 14нче тапкыр уздырыла. Ноябрь-декабрь айларында 3 зонадан сайлап алу турлары уза: Казан,  Кукмара һәм Тукай районы Мәләкәс авылы.

Казан зонасында узган конкурста Казан, Кайбыч, Чистай районнары катнашты.

Жюри составында этномузыколог, сәнгать белеме кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле хормейстеры, Татарстанның атказанган артисты Эльвира Галимҗанова, «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле солисты, Татарстанның атказанган артисты Оксана Дмитриева, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең сәнгать җитәкчесе Илүзә Галиуллина,  Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең жанрлар буенча белгеч Павел Александров эшләде.

Номинацияләр буенча җиңүчеләр:

II дәрәҗә лауреатлар:

«Халык җыруларын башкаручы вокаль ансамбль» номинациясендә  (12 яшьтән 17 яшькәчә) –  Чистай районының Бахта авылыннан «Тәңкәләр» ансамбле.

«Фольклор-этнографик ансамбль» (12 яшьтән 17 яшькәчә) – Кайбыч районының Иске Тәрбит авылыннан «Алан» ансамбле.

I дәрәҗә лауреатлар:

«Фольклор-эстрада вокалы» (соло) –  (12 яшьтән 17 яшькәчә) – Биектаудан Амелия Феофанова; Кайбычтан Екатерина Матвеева.

«Халык вокалы» (соло) номинациясендә (18 яшьтән 35 яшькәчә) – Казаннан Анастасия Иванова, Менделеевск районының Сәйтәк авылыннан Ксения Александрова.

«Фольклор-этнографик ансамбль» номинациясендә (12 яшьтән 17 яшькәчә) – Казаннан вокал-инструменталь дуэт «Бәрәкәт»,

«Халык җыруларын башкаручы вокаль ансамбль» номинациясендә (7 яшьтән 11 яшькәчә) – Казаннан «Балтырган» фольклор ансамбле; Башкортстанның Бакалы районыннан Ксения һәм Екатерина Рыцевалар.

«Этник вокаль-инструменталь башкару» (18 яшьтән 35 яшькәчә) – Казаннан Милена Муллашева.

Өченче сайлап алу туры 2 декабрь көнне Кукмарада булачак.

Беренче сайлап алу туры 26 ноябрь көнне Тукай районының Мәләкәс авылында узды.

Алина Кондратьева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев