«Туым жондозы» конкурсының беренче зона туры җиңүчеләре билгеле булды
26 ноябрь көнне Тукай районының Мәләкәс авылында «Туым жондозы - 2024» керәшен җыруларын яшь башкаручылар конкурс-фестиваленең беренче зона ярышы узды.
Керәшен җыруларын яшь башкаручыларның әлеге республикакүләм фестивале быел 14нче тапкыр уздырыла. Ноябрь-декабрь айларында 3 зонадан сайлап алу турлары уза: Казан, Кукмара һәм Тукай районы Мәләкәс авылы.
26 ноябрьдә Мәләкәс зонасында узган конкурста Алабуга, Зәй, Менделеевск, Тукай, Түбән Кама, Яр Чаллы районнары катнашты.
Жюри составында этномузыколог, сәнгать белеме кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле хормейстеры, Татарстанның атказанган артисты Эльвира Галимҗанова, «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле солисты, Татарстанның атказанган артисты Оксана Дмитриева, «Кряшен чибяре» титулы иясе, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең фольклор буенча белгече Лиана Самойлова, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең сәнгать җитәкчесе Илүзә Галиуллина эшләде.
Фестиваль 3 яшь категориясендә уздырылды: 7 яшьтән 11 яшькәчә - балалар группасы; 12 яшьтән 17 яшькәчә - яшүсмерләр группасы; 18 яшьтән 35 яшькәчә - яшьләр группасы.
Номинацияләр буенча җиңүчеләр
II дәрәҗә лауреатлар:
«Халык вокалы» (соло) номинациясендә (7 яшьтән 11 яшькәчә) – Зәй районыннан Айгөл Асаева;
«Халык вокалы» (соло) номинациясендә (12 яшьтән 17 яшькәчә) – Зәй районыннан Румия Фәрхетдинова;
«Фольклор-этнографик ансамбль» (7 яшьтән 11 яшькәчә) – Тукай районының Борды авылыннан «Борды чишмә» балалар фольклор коллективы.
I дәрәҗә лауреатлар:
«Халык вокалы» (соло) номинациясендә (12 яшьтән 17 яшькәчә) – Түбән Камадан Валерия Васильева; Менделеевск районының Сәйтәк авылыннан Яна Шалаумова;
«Фольклор-эстрада вокалы» (соло) номинациясендә (7 яшьтән 11 яшькәчә) – Тукай районының Борды авылыннан Кирилл Лаврентьев, Артем Фадеев.
«Фольклор-эстрада вокалы» (соло) номинациясендә (12 яшьтән 17 яшькәчә) – Яр Чаллыдан Адиля Ишалина; Тукай районының Мәләкәс авылыннан Андрей Казанцев.
«Фольклор-этнографик ансамбль» номинациясендә (7 яшьтән 11 яшькәчә) – Тукай районының Мәләкәс авылыннан «Питрау» балалар фольклор коллективы.
«Фольклор-этнографик ансамбль» номинациясендә (12 яшьтән 17 яшькәчә) – Түбән Камадан «Җиз кыңгырау» ансамбле;
«Халык җыруларын башкаручы вокаль ансамбль» номинациясендә (7 яшьтән 11 яшькәчә) – Зәй районының Түбән Биш авылыннан «Бәшкәй» коллективы.
«Халык җыруларын башкаручы вокаль ансамбль» номинациясендә (12 яшьтән 17 яшькәчә) – Алабугадан «Айбагыр» фольклор ансамбле.
Икенче сайлап алу туры 28 ноябрь көнне Казанның Халыклар дуслыгы йортында узачак.
Вероника Кибякова (Степанова) фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев