Хәбәрләр

«Туганайлар» журналисты Фрида Вәлитова: «Карендәшләргә әйтер сүзем бар»

2027 ел өчен газетага язылу бара. Подписка вакыты – газета-журнал редакцияләре өчен тираж мәсьәләсе хәл ителә торган җаваплы чор.

Минем фикер

Инде 5 елдан артык «Туганайлар» редакциясендә эшлим, керәшен «дөньясында» кайныйм. Онлайн да, офлайн да гаҗәп күп карендәшләр белән аралашам. Кайвакытта шундый сокланам керәшеннәргә, кайвакыт борчуга калам... Борчуларым бигрәк тә подписка чоры җиткәч башлана.

Без, журналистлар, еш кына командировкаларда, төрле чараларда булабыз. Газета укучыларыбыз белән очрашып, аларның хезмәтебезгә карата фикерләрен ишетәбез. Соңгы елларда гына да Теләче, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Зәй, Кукмара, Кайбыч, Балтач, Питрәч, Чистай, Мамадыш якларында булып кайттык. Аларның һәркайсында да исем-фамилияләребезне белеп, җылы сүзләр әйтеп, үз итеп каршы алалар. Аларга зур рәхмәт!

Ләкин андый карендәшләр хәтта зур керәшен авылларында да бер кулдагы бармак белән генә санарлык... Чөнки, үзләренең бердәнбер газеталарын – бары тик керәшеннәр турында гына яза торган “Туганайлар”ны – бер тапкыр да кулларына тотып та карамаганнар чиксез күп. “Туганайлар” белән таныштыру өчен, аны Казанда узган чараларга да алып барабыз. Шунда кайберәүләр газетаны кулыбыздан “бирегез әле, бир, укырмын” дип, сөенеп, тартып ук алалар. Керәшеннәр бит алар!  Алсыннар, укысыннар, әлбәттә! Ләкин безнең кулдан гына алып түгел, ә үзләре язылып, айга ике тапкыр чыккан газетабызны һәрдаим күрсеннәр иде дип телибез.

Бу бит тарих!

Хөрмәтле керәшеннәр! Бу бит сезнең тарихыгыз, мирасыгыз! Үзегезнекеләр турында күпме яңалыклар белер, белемнектән иманнар укыр идегез. Күренекле шәхесләр, якын иткән кешеләрегез, якташларыгыз турындагы мәгълүмат та күп анда.

Без – газета-журналларны күпләп укый торган буын вәкилләре. Шунысы кызганыч, бүгенге көндә интернет бар дип, яшьләр газета-журналлар укуны бөтенләй онытып баралар. Мирасыбызны, тарихыбызны, көнкүрешебезне белү ул – үз-үзебезгә хөрмәт. Керәшеннәр үзләре дә алдырмаса, башкалар язылмый бит инде аңа! Керәшеннәр турында шулай төпле итеп язучы башка матбугат та юк бит.

Балтач ягындагы бер авылга баргач, 90 яшьлек бер бабай, газета чыга башлаганнан бирле җыелган тупланмасын күрсәтте. Ул аны бик кадерләп саклый. Шул вакыт оныгы: “Туганайлар”ны мин дә алдырам, кызыксынып, укып барам, бабай шулай куша”, – диде. Менә бит, шундый кешеләр дә бар арабызда! Без юк заманда яшәмибез, ярты елга 650 сум гына бүлеп буладыр дип уйлыйм. Пенсиядәге әби-бабайларыгызга, әти-әниләрегезгә бүләк итеп яздыра аласыз. Йөрәк авазы бу!

Карендәшләр, бергәләп укыйк!
Карендәшләр, бергәләп укыйк!

Кайберәүләр белән сөйләшкәндә “яңалыклар өчен телефон, анда интернет бар, нәрсәгә кирәк сезнең газеталарыгыз”, дигән сүзләр ишетәбез. Мондый сүзләрне мин дә, редакциядә эшләүче коллегаларым авыр кабул итә. Ә беләсезме, без ул газетаны һәм андагы фотоларны ай саен дәүләт архивларына тапшырабыз! Гасырлар буе саклану өчен. Менә бу исә – керәшен тарихын саклау дип атала.

“Без газета укырга яратмыйбыз”, дигән сүзләре дә күңелгә кадала. Әлбәттә, газета уку – һәр кешенең үз ихтыяры. Ләкин шул ук вакытта китап-газета уку – тәрбия күрсәткече дә. Аллага шөкер, арада тугрылыклы язылучыларыбыз да бар. Рәхмәт үзләренә!

"Туганайлар" газетасы һәр керәшен йортына килсен

Язылыгыз газетабызга, яңалыкларыгызны языгыз, үз исемегезне дә тарихка кертеп калдырыгыз, кадерле карендәшләребез! Без бит сездән килгән яңалыклар, фотолар өчен акча сорамыйбыз. Югалтуы тиз, табуы авыр, дигән элгәрегеләр. Үз керәшененә кирәк булмаганда газетагызның язмышы икеле, кызганыч...

Шундый зур авырлык белән басыла башлаган керәшеннәрнең бердәнбер матбугатын хәзерге заман технологияләренә, гаджетларга алданып кына югалтырга һич хакыбыз юк. Социаль челтәрләргә, гаджетларга да каршы түгелбез. Алардан да күп мәгълүмат алабыз. Тик, газета уку да оят эш түгел бит! Акча кызганабызмы? Юк, бу да сәбәп була алмый, ул күләмдәге акчаны сез кибеткә кереп, юк-барга да туздырасыз. Керәшенлегегезне күрсәтегез – һәр йортка “Туганайлар”ыбыз килсен. Укымышлы булудан курыкмыйк, халкыбызны, диннәребезне кадерләп, бердәм, тату яшик!

Кызыклы яңалыклар, милли хәзинәгә таянып, тарихыбызны саклап калу өчен бергәләп игелекле адым ясарга чакырам, карендәшләр!

Сездән смс-хәбәрләр, хатлар көтеп, Фрида Вәлитова.

 


Нет комментариев