Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Туганайлар» журналистлары керәшен газетасындагы эшчәнлекләре турында сөйләде

«Туганайлар» редакциясенең бүгенге коллективы белән таныштырабыз.

ФИРАЯ МОРАТОВА (редактор): «Журналистика гомер буе яшәү рәвешем булды»

— Ун яшемдә «Яшь ленинчы» газетасына, «Ялкын» журналына язудан башланган мавыгуым гомерлек һөнәргә әйләнде. Керәшен газетасы белән хезмәттәшлеккә килгәндә, Түбән Камадагы «Туган як» газетасы чыга башлаган елларда ук башланды ул. Район газетасында «Карендәш» сәхифәсен алып бардым. Үзем редакциядән киткәнче, 26 елга якын айга бер мәртәбә биреп бардык «Карендәш»не. Моннан тыш, Ямаш Игәнәй вафат булгач, редактор булып калган якын танышыбыз Людмила Белоусовага «Керәшен сүзе» газетасын чыгарыштык. Катлаулы хәлләр килеп тугач, Виктор Шадрин белән бергәләп, аның бер ун санын үз көчебез белән чыгарырга да туры килде. Тора-бара «Туганайлар» газетасында да язмаларыбыз күренгәләде. Казанга күченеп килгәч, Людмила Даниловнаның чакыруы буенча «Туганайлар» белән хезмәттәшлекне яңарттым. 

Журналистика гомер буе яшәү рәвешем булды, аны беркайчан да билгеле бер сәгатьләр белән чикләнгән эшкә санамадым. Журналист өчен көн дә, төн дә юк. Түбән Камада эшләгәндә, ул елларда әле республиканың баш гаишнигы булган Рифкать Миңнеханов килде. Интервью алу өчен эчке эшләр идарәсенә җыелдык. Беренче сорауны биреп өлгермәдек, «химия» юлында җитди авария булган дип, җитәкчеләр шунда китте. Төнге сәгать унбер тулып узгач кына кайттылар. Бер-ике журналист кына калган идек. Үзен көтеп утырганыбызны күреп гаҗәпләнсә дә, сорауларыбызга җавап бирде.

Узган гасыр азагындагы хәбәрдарлык чорында сәясәт, икътисад мәсьәләләре журналистларның игътибар үзәгендә булды. Аналитик язмаларга өстенлек бирелде. Хәзер — башка заман, тизлек чоры кешеләренең тормыш ритмы да башка. Көндәлек яңалыкларны алар кулларындагы телефоннан, андагы МАХ группасыннан да белеп торалар. Шуңа да газеталар үз укучысын алар күңеленә якын булган язмалар (сәнгать, мәдәният, кешеләрнең гыйбрәтле язмышлары, халыкларның мәдәни тарихы һ.б.) белән саклап калырга тырыша.

ФИРДАНИЯ САБИРОВА (дизайнер-верстальщик): «Туганайлар» журналистлары газетаның йөзен саклап калу өстендә актив эшли»

— «Туганайлар» коллективында эшли башлавыма 10 ел була. Людмила Белоусова җитәкләгән кызлар коллективын беренче көннәрдән үк якын иттем. Көн дә барыбыз бер өстәл артына тезелешеп утырып эшли башлагач, аларның холыкларын, эчке кичерешләрен, гадәтләрен өйрәнәсең, үзеңнекедәй кабул итәсең. Газетада эшләү вакытында аларны яңа яктан ачтым дисәм дә була. Бер-берсенә булган ихтирам, диннәрен саклап калуда алып барган зур эшләре, дини бәйрәмне, көннәрне җиренә җиткереп билгеләп үтәләр алар.

Бүгенге көндә без – Юлия Губина җитәкчелегендә бер йодрыкка тупланган команда. Дөньяны социаль челтәрләр, ясалма интеллект, нейросеть колачлаган заманда без газетаның йөзен саклап калу, укучыны кызыксындырган темалар табу өстендә актив эшлибез.

Фотоларны фотошоп ярдәмендә эшләүдән рәхәт табам. Яктыртып, кешеләрнең йомык күзләрен ачтырып, матурлап җибәргәч газета битләренә куям. Газета полосаларына язмаларны укучы күңеленә ошарлык һәм уңайлы итеп урнаштыру – минем өстә.

ФРИДА ВӘЛИТОВА (корреспондент): «Минем көчем — халык белән аралашуда»

«Тормыш юлында һәр кеше үзе сайлаган юлдан атлый, әмма язмышның да үз эше бар. Балачактан ук ике һөнәрнең берсен сайлау турында хыялландым: укытучы яки журналист. Укыганда мәктәп һәм район күләмендә үткәрелгән чараларда актив катнашып, үз фикерләремне язып район газетасына җибәреп тордым. Шигырьләремнең дә күбесе газетада басылды. Мәктәпне тәмамлагач, язмыш кушуы буенча, укытучылыкка укыдым.

30 еллык педагоглык эшчәнлегемдә дә иҗаттан аерылмадым. Балалар өчен уеннар, дәрес үткәрү алымнары, бәйрәм сценарийлары, әкиятләр һәм хикәяләр уйлап яздым. Аларны хезмәттәшләрем һәм «Мәгариф» журналы укучылары белән дә уртаклаштым. Педагогларның республика һәм район бәйгеләрендә лаеклы урыннар яуладым.

Тормышымның бер мизгелендә зур борылыш ясарга туры килде. «Ковид» белән авырып киттек. Мин, авырлыклар белән булса да, чирне җиңдем, ә хезмәттәшем Наташа бу дөньядан китеп барды. Шуннан соң, элеккеге эшемә кайту күңелгә авыр булды, эшемнән китәргә карар кылдым.

«Туганайлар» газетасына журналист кирәклеген белгәч, редакторга мөрәҗәгать иттек. Танышларым һәм дусларым күп булганлыктан, керәшеннәр яши торган авылларда булып, алар белән аралашып яшәгәнлектән, сынатмамын һәм журналистлык эшен дә өйрәнермен дигән өмет иде.

50 яшьтән узган кеше өчен, 30 ел башка юнәлештә эшләп, редакциягә килеп утыру, әлбәттә, җиңел булмады. Язу эшен яратсам да, журналист һөнәренең нечкәлекләрен белми идем.

Беренче командировкага ялгызым гына бардым, шактый яңалыклар, видео-фотолар ясап кайттым. Мин эшләгән берничә ел эчендә коллектив гел яңарып торды. Мине компьютерда эшләргә, сайтка язмалар куярга өйрәтүчеләр китеп, башкалар килде. Инде хәзер үзем яңа килүчеләргә күп нәрсәне аңлаттым, командировкаларга чыгып, авыл халкы белән таныштырдым, журналистның халыкка якын булырга кирәклеген төшендерергә омтылдым.

Халыкка үрнәк булырлык күп кенә гаиләләрне, күренекле кешеләребезне, кул осталарын, авылларны газетада күрсәтергә өлгердем. Язасы язмамдагы «геройлар» турында күбрәк белү өчен, авыл җирлеге башлыклары, мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар белән киңәшләшеп эшләдем.

Һәр язмамны вакытында тапшырып, сайтка да урнаштырып бардым, чөнки бүгенге көндә мәгълүмат тиз арада таралырга тиеш. Керәшеннәрнең мәдәниятенә сокландым. Бай йолалары, авыл атамалары, тарихы турында күп мәгълүмат җыйдым, аларны саклап калуның мөһимлеген аңладым.

Минемчә, журналист булу өчен, уку гына җитми, табигатьтән бирелгән сәләт кирәк. Аның сүз байлыгы зур булырга, ул кешеләр белән тиз аралаша белергә, аларны аңларга тиеш. Дөресрәге, иң мөһиме — халыкка булган мәхәббәт, дөньяны өйрәнүгә омтылыш һәм яңалыкларны үзе эзләп табып язу теләге!

Акча өчен генә журналист булып эшләп булмый. Ә бу һөнәрне сайларга теләгән яшьләргә әлбәттә, югары белем алу да зарур дияр идем. Һәр заманның үз таләбе: бүгенге көн журналисты универсал булырга: ул яңа технологияләргә тиз ияләшергә, төрле форматтагы материаллар (текст, фото, видео) әзерли белергә һәм социаль челтәрләрне оста кулланырга тиеш.

Ә эштә җитәкчеләр үз хезмәткәрләрен хөрмәтләп, һәрчак алга омтылырга дәртләндереп торсыннар иде. Людмила Белоусовага рәхмәтлемен. Аның күптән түгел: «Сез язган материаллар бик матур, газета укучылар ярата. Керәшеннәр арасында танышларыгыз чиксез. Газетада эшләгән барлык кызларга рәхмәтемне җиткерәм. Сезгә карата ихтирамым зур. Алга таба да бергә-бергә озак еллар эшләргә язсын!», — дигән сүзләре күңелгә рәхәтлек бирә.

АЛИСА ӘХМӘТШИНА (социаль челтәрләр редакторы): «Туганайлар» — үз урыным, иҗат дөньям, асылым»

— Килдем, күрдем, «үземнеке», дидем. Элек «ТАТМЕДИА» бинасы яныннан узганда, анда эшләү миңа тормышка ашмаслык хыял булып тоела иде. Белемем буенча юрист, журналистикадан ерак торам. Шундый сүз бар: хәзерге көнебез — ул безнең үткәндәге хыялыбыз. Ул чакта журналистка өлкәсендә эшләү хыялым бик көчле булгандыр, күрәсең. 

«ТАТМЕДИА»да, аның да әле үзебезнең керәшен газетасы редакциясендә эшләвем — икеләтә бәхет. «Туганайлар»га эшкә урнашуның беренче көненнән үк мине яңа танышуларга, җыр-моңга тулы, эзләнүләргә бай мавыктыргыч иҗат тормышы үз эченә бөтереп алып кереп китте. Кайчакларда тәүлекнең 24 сәгатен дә эштән аерыла алмау авырлыкларын хыялымның чынга ашуы оныттыра. «Туганайлар» — үз урыным, иҗат дөньям, асылым.

АЛИНА КОНДРАТЬЕВА (сайт редкторы): «Журналистикага бер уйламаганда килеп кердем»

— Кечкенәдән медиа өлкәсендә эшләп карау теләге булса да, журналистикага бер уйламаганда килеп кердем. 3 ел элек социаль челтәрләрдә «Туганайлар» газетасында вакансия барлыгын күрдем. Куркып кына, редакциягә «собеседование»га килдем. Чөнки бу өлкә — минем өчен гел башка, нечкәлекләрен дә белми идем. Эшли башлаганда авырлыклар булса да, коллектив ярдәмендә тиз өйрәндем. Озак еллар шушы өлкәдә эшләгән коллегаларымның һәркайсының киңәшләренә колак салып, хәзер дә өйрәнү, үсү юлында. 

Көн саен яңа танышулар, очрашулар, Татарстан районнары буйлап сәяхәт, санап-бетергесез чаралар бүләк итте миңа «Туганайлар». Нәкъ менә монда яңа сулыш алдым. Керәшен кызы буларак, үз культурабыз, йолаларыбыз турында тагын да күбрәк белдем. 

Эшли-эшли тәҗрибәм, үз язу стилем барлыкка килә башлады. Кыска гына вакыт эчендә журналистика өлкәсендә уңышларым да бар. Димәк, мин бүгенге көндә үз урынымда. Бер минут буш вакытым булмаса да, күңелемә рәхәтлек биргән эшне башкарам.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев