Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Туган телеңдә сөйләшәсеңме?

21 февраль — Халыкара туган тел көне. Дөньяда 7000гә якын тел бар. Балаларны үз ана телендә сөйләшергә өйрәтү, үзебезнең дә туган телдә аралашуыбыз, телебезне ярату – иӊ мөһим мәсьәләләреннән берсе. «Туганайлар»ны укучылар арасында туган телебезгә карата сораштыру уздырдык.

Ольга БОЯРИНА, Кайбыч районы, 69 яшь:
— Үзебез өйдә туган телдә сөйләшәбез, әмма күп сүзләр безнең якта бераз үзгәрәк. Шөкер, 4 балабыз 8 оныгыбыз бар. Балалар татар мәктәбен бетерделәр. Хәзер инде барысы да читтә яшиләр, күбесенчә русча сөйләшәләр. Өйгә кайткач, үзебезчә аралашырга тырышалар, авылда бит. Оныклар да авылда минем белән, бабасы белән үзебезчә сөйләшәләр. Үзләре арасында — урысча. Шулай кирәк, барчабыз да бертөрле сөйләшәбез. Иң беренче чиратта, туган телне һәм үткәннәрне, халкыбызның милли бәйрәмнәрен, йола-гадәтләрен белергә тиешбез, дип уйлыйм. 

Софья ГУСЬКОВА, Казан шәһәре, 19 яшь:
— Гаиләбездә русча сөйләшәбез. Кызганыч, үзем татар телен бик үк белеп бетермим шул, әмма аңлыйм. Дөресен генә әйткәндә, рәхәтләнеп туган телебездә сөйләшәсем килә. Шуның өчен, социаль челтәрләрдәге туган телдә сөйләшүче блогерларны карап барам, атнага бер булса да озын фразалар, кыен сүзләр өйрәнеп, истә калдырырга тырышам. Туган телне балаларга кечкенә чактан ук өйрәтә башламыйча, үзебез сөйләшмичә саклап калып булмый. Шуңа күрә, кечкенә адымнар белән булса да, акрынлап, телебезне өйрәнәм. Якын киләчәктә мин дә матур итеп, туган телдә сөйләшә башлармын дип уйлыйм. 

Светлана НИКОЛАЕВА, Теләче районы, 55 яшь: 
— Гаиләдә бөтенебез дә татарча сөйләшәбез. Ике кызыбыз да үзебезчә сөйләшеп үсте. Рус, инглиз телләрен мәктәптә генә өйрәнделәр. Хәзер инде икесе дә Казанда яшиләр, эшлиләр. Әлегә бердәнбер оныгыбыз бар. Ул  «әби, нихәл», «хәлләрең ничек?» дигән фразаларны гына белә. Шәһәрдә яшиләр бит инде. Балалар бакчасында татар төркеменә йөрсә дә, анда бөтенесе русча сөйләшә, тәрбиячеләре дә рәтләп татарча белми, бугай. Бер яктан карасаң, аларга шәһәрдә рус телендә сөйләшергә уңайлырактыр. Менә без гомер буе авылда яшәп, башка телләрне рәтләп белмибез дә. Русча сүз дә әйтеп булмый бит. Кызымны әбисе әрли, балага татарча өйрәтергә куша, мин алай әйтмим. Мәҗбүр итеп кенә булмый, кеше үзе теләргә тиеш. Бер-беребезне аңлыйбыз бит. Шулай да, оныкларыбыз ата-бабаларының телен белергә тиеш, дип уйлыйм. Бераз үсә төшкәч, оныгыбыз да бездән ишетеп, туган телебезнең байлыгын, матурлыгын аңлап, үзе үк кызыксыныр, өйрәнә башлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев