Түбән Юшадының җыр-моң остасы — Наталья Чепкасова
Минзәлә районыннан Наталья Арзамасова-Чепкасова 10 елга якын Түбән Юшады авылында сәнгатьне үстерүгә үз өлешен кертеп яши.
Наталья Түбән Юшады авылының данлыклы Арзамасовлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Мәктәптә укыганда ук барлык класстан һәм мәктәптән тыш эшләрне, чараларны оештыручы да, бу чараларның тиешле югарылыкта үткәрүче дә була. Район мәктәп укучыларының үзешчән сәнгатендә катнашып һәрвакыт призлы урыннар да алган ул.
Кадрәк урта мәктәбен тәмамлап, Алабуга дәүләт педагогия институтында укытучы һөнәрен үзләштерә, шунда укыганда институтның мәдәни чараларында актив шөгыльләнә. Ул анда укыганда да төрле югарылыктагы — зона, республикакүләм конкурсларда катнашып, татар, крәшен һәм рус җырларын зур осталык белән башкара, Мактау кәгазьләренә лаек була.
Институтны тәмамлагач Наталья юллама буенча Пермь крае Чайковский шәһәренә эшкә китә һәм шунда медицина училищесына рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлый. Бар эштә дә башлап йөрүче, намуслы, тырыш яшь белгечне монда да бик тиз күреп алалар. Аны училищеның уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары итеп билгеләп куялар һәм ул лаеклы ялга киткәнче шунда хезмәт куя. Монда да ул төрле җыр конкурсларында катнашып, җиңү арты җиңү яулый. Ә җырларны өйрәнү, башкару процессы Натальяда бернинди авырлык тудырмый, чөнки янәшәсендә музыкант ире, баянда уйнаучы Асаф Шиһапов бар. Натальяның күкрәгеннән ургылып чыккан көчле моңлы тавышы концерт куйганда да һәркемнең күңеленә хуш килә.
Лаеклы ялга чыккач, Наталья ире Асаф белән туган ягы әти-әнисе янына кайтып яши башлый. Аның оештыру сәләтен күреп авылдашлары аңа Түбән Юшады авылында клуб мөдире булып эшләргә тәкъдим иттәләр. Наталья каршы килмичә, җиң сызганып эшкә тота. Төрле кичә, бәйрәмнәрне оештырып, авылга яңа сулыш өрә. Авылда онытылып барган Ибану бәйрәмен һәм башка бәйрәмнәрне дә кабаттан тергезеп җибәрә. Җырга да биюгә дә оста Наталья районда һәм республика күләмендә узган барлык мәдәни чараларда да актив катнаша. 2024 елда клубны капиталь төзекләндергәч, Наталья анда авыл музее да оештырып җибәрә. Аның тырыш хезмәте күп санлы Мактау кәгазьләре һәм Дипломнар белән бәяләнгән.
Дильфас Галиев, Минзәлә-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев