Хәбәрләр

Түбән Юшадыдан Наталья Чепкасова «Туганайлар» турындагы фикерләрен әйтте

“Туганайлар” – илебездәге барлык керәшен гаиләсен берләштерә торган бердәнбер мәгълүмат чыганагы.

Минзәлә районының  Юшады авылыннан Наталья Чепкасова "Туганайлар«ны гаиләләре белән яратып укуларын сөйләде:

«Безнең гаиләдә газетага язылу — күптәнге матур гадәт. Өстәл өстендә һәрвакыт яңа саннар ята, ләкин алар арасында "Туганайлар«ның урыны аерым. Бу газета безнең өчен гади генә басма түгел, ә өйгә килгән кадерле кунак кебек.

Туганайларга кунакка килгәч
Туганайларга кунакка килгәч

Әтиемә инде 90 яшь. Ул газетабызның нинди авыр шартларда дөнья күрә башлаганын яхшы хәтерли, шуңа да һәр яңа санын зур сагыну һәм ихтирам белән көтеп ала. «Туганайлар» — керәшеннәрнең яшәешен, йола-гадәтләрен, тарихын һәм бүгенгесен чагылдырган бердәнбер таяныч. Аның битләрендә халкыбызның данлыклы уллары һәм кызлары турындагы язмаларны укыганда, горурлык хисләре күңелне тутыра.

Дөресен әйткәндә, безнең «туганнарын белмәгән кешеләр» булырга хакыбыз юк. Үз тамырларыңны, үткәнеңне оныту — зур югалту. Шуңа күрә «Туганайлар» һәр керәшен гаиләсенең өстәлендә булырга, һәр йортка килеп керергә тиеш дип саныйм. Бу газета — безне берләштерүче, рухи җепләребезне ныгытучы көч».

Сез дә алар кебек газетаның даими укучысы булырга телисезме? Алайса, почта бүлекчәләренә яки онлайн хезмәтләргә ашыгыгыз! Хәзер исә газетага язылырга теләүчеләр өчен менә дигән мөмкинлек туды! 2027 елның беренче яртыеллыгына – 6 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр – “Туганайлар” газетасына ташламалы бәядән язылырга була.


Нет комментариев