ОСАГО полисын рәсмиләштергәндә татарстанлыларның аерым категорияләре чыгымнарның бер өлешен каплауга исәп тота ала. Әлеге ташламадан кемнәр файдалана ала.
Компенсацияне кемнәр алырга мөмкин
ОСАГО полисын рәсмиләштерү чыгымнарының бер өлешен транспорт чарасы медицина күрсәткечләре буенча тәкъдим ителгән автомобиль хуҗалары каплый ала. Мондый киңәш реабилитация һәм абилитация программасында чагылыш табарга тиеш.
Түбәндәге категорияләр компенсация алу хокукына ия:
- балигъ булган гражданнар инвалид йә аларның законлы вәкилләре;
- инвалид балаларның ата-аналары, уллыкка алучылары, опекуннары яки попечительләре.
Компенсация күләме
Дәүләт ОСАГО килешүе буенча түләнгән иминият премиясенең 50 процентын каплый.
Гаризаны карау сроклары
Россия Социаль фонды полис хуҗасының гаризасын, шулай ук ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында алынган мәгълүматларны 5 эш көне дәвамында карый.
Әгәр карар кабул итү өчен документлар яки мәгълүмат җитәрлек булмаса, гаризаны карауны күп дигәндә 5 эш көнгә туктатырга мөмкиннәр. Бу вакыт эчендә Социаль фонд җитмәгән белешмәләрне соратып ала.
Барлык кирәкле документлар һәм мәгълүматлар җыелгач, Социаль фонд шулай ук 5 эш көне эчендә хәлиткеч карар кабул итә.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев