Татарстанда ягулык сезоны гадәттәгедән иртәрәк тәмамланачак
Быел язын аномаль җылы булу сәбәпле, Татарстанда ягулык сезоны гадәттәгедән иртәрәк тәмамланачак.
Бу хакта «Татар-информ»га «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте.
«Якынча фаразларга караганда, ягулык сезоны гадәттәгедән бер-ике атнага иртәрәк тәмамланачак», – диде ул.
Шувалов билгеләп үткәнчә, Татарстанда уңай уртача айлык температура аномалиясе 2024 елның июненнән бирле үк күзәтелә.
«Һава торышы аномаль булуның сәбәбе – көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан һава массалары күчеп килү. Әлеге күренеш нәтиҗәсендә Балкан һәм Кара диңгездән һава массалары Россиянең Европа өлешенең урта полосасына күчеп килә. Салкын агымнары бик эпизодик, сирәк, әмма бик дәвамлы һәм көчле булды», - дип өстәде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев