Тәрбит, Сәвәләй, Югары Баграж авыллары «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясенә актив кушыла
Авыллардагы активистлар, волонтерлар һәм җирле оешмалар бергәләп, әлеге акциягә кушылалар. Алар азык-төлек, кием-салым, медикаментлар һәм башка кирәк-яраклар җыюны оештыралар.
Кайбыч районының Иске Тәрбит авылы мәдәният йортында махсус хәрби операциядәге егетләргә өй токмачы кискәннәр.
«Барлык авыл хатын-кызлары да катнашты, күп итеп өй токмачы кисеп җибәрдек. Без үз хезмәтебезгә бөтен күңел җылысын, кайгыртучанлыкны һәм игелекле хисләрне салдык»,– дип сөйләде Иске Тәрбит авылының мәдәният йорты җитәкчесе Любовь Тимофеева.
Зәйнең Сәвәләй авылы мәдәният йортында да махсус хәрби операциядә булган егетләребезгә токмач кисү дәвәм итә.
«Авылдаш хатын-кызларыбыз күңел җылысын биреп, бик теләп башкара бу эшне»,— диде мәдәният йорты хезмәткәре Ләйлә Сабаева.
Шушы ук районның Югары Баграж авылы мәдәният йортыннан да:
«Авылыбызнын сетка үрүчеләре өчен бүгенге көн истәлекле булды. 50нче сетка үрелде. Кыска гына вакыт өчен бу бик зур хезмәт. Үзебездән егетләребез өчен кечкенә генә булса да ярдәм кертә алуыбызга сөенәбез. Бар теләгебез шул: дөньялар тынычлансын, егетләребез исән-сау кайтсыннар»,– диделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев