Тамбур чигүле альяпкыч
Хәбәрләр

Тамбур чигүле альяпкыч

Тамбур чигүе Казан ягындагы Балык Бистәсе һәм Питрәч якларында очрый.

Тамбур чигү Зәй, Алабуга якларында юк диярлек. Мамадыш ягында аз булса да, очрый.

XIX гасыр әйберләрендә тамбурлы чигү игътибарны аеруча җәлеп итеп тора. Мондый бизәкләрне чигү бик тә четерекле, шуңа да аларны белүчеләр хәзер аз.

«Монда Балык бистәсе районының Казаклар Чаллысы кызлары элгәре яратып чиккән альяпкыч үрнәге. Билгеле, мин төсләрен үземчә сайладым», — дип сөйли керәшен этнографиясен, киемнәрен, бизәнү әйберләрен  өйрәнүче белгече Валентина Максимова.

 


Нет комментариев