«Сөенеп бетә алмыйбыз»: Үрәсбаш авылында чиркәү эшли башлады
Кукмара районындагы Үрәсбашта, авыл халкы тырышлыгы белән, 2014 елда храмга нигез салынган.
Үрәсбашта беркайчан дин йорты булмаган. Шунлыктан авыл халкы өчен бу еллар дәвамында көтеп алынган олы вакыйга булды.
— Чиркәүне төзи башлаганга 12 еллап вакыт узса да, бер урында таптанып торган юк, һаман алга барабыз. 2013 елның ноябрендә храм төзү турында халык белән киңәшләштек. Төзелеш башларга рөхсәт алу өчен Кукмара округы благочинные протоиерей отец Сергийга мөрәҗәгать иттек. Алга таба авылдашлар Владимир Надеев, Елена Надеева белән бергәләп, ул вакыттагы район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин янына бардык. Ул безнең ниятне хуплады. Шулай итеп, Ходайга яраулы зур эшкә керештек. 2014 елда храмның нигезе салынды. Төзелеш өчен ике ел дәвамында кирпеч тупланды. Бинаны күтәрергә барлыгы 31 мең кирпеч кирәк булды. 2022 елда чиркәүнең түбәсе ябылып, купол һәм кач куелды. Әкренләп эчке бизәкләү эшенә керешелде. Ут кертелде, — дип сөйли Любовь Сергеева. — Барлык чыгымнарны да язып, аерым бер дәфтәргә теркәп барам. Бүгенге көнгә кадәр барлыгы 3 миллион сумнан артык акча тотылды, — ди Любовь Фәйзулловна. — Төзелеш вакытында авыл халкының, изге күңелле райондашларның, Мәскәү, Яр Чаллы шәһәрләрендә, Себер якларында һәм башка төбәкләрдә, шәһәрләрдә һәм Белоруссиядә яшәүче якташларның да ярдәме зур булды. Әлеге зур эшкә өлеше кергән һәркемгә рәхмәтем чиксез. Кемдер матди ярдәм күрсәтте, кемнәрдер кул көчен кертте, ә кайсыларыдыр оештыру мәсьәләләрендә булышты. Кайчан мөрәҗәгать итсәк тә, җитәкчеләр караңгы йөз күрсәтмәде. Нәтиҗәдә, авыл уртасында нурлы храм калкып чыкты. Бүгенге көндә чиркәүнең территориясе төзекләндерелде. Тимер рәшәткә белән әйләндереп алынды, керү юлына брусчатка җәелде. Чиркәүгә электр утын үзебезнең авыл яшьләре, ата-бабалары Үрәсбаштан булган егетләр кертте. Тиздән паникадило (люстра) һәм иконостас кайтыр дип көтәбез. Чиркәү әлегә рәсми рәвештә ачылмаса да, инде келәүләр уза, дини бәйрәмнәрдә авыл халкы да җыела.
Чиркәүдәге иң борынгы икона — Анастасия Гаврилованыкы. Аның әтисе Максим поп булган, аның 1893 елгы «Псалтиры» да бар монда.
Чиркәү настоятеле — протоиерей Сергий. Ул даими келәүләр уздыра. Нинди диннән булуга карамастан, чиркәүгә халык күпләп керә. Мәңгелеккә күчкәннәр өчен шәмнәр куялар, тормышларындагы олы вакыйгалар белән уртаклашалар, үзләренең борчуларын сөйлиләр.
— Качмануда сулар аруландырдык. Әле яңарак кына Казан һәм Кукмарадан кунаклар килеп китте. Чиркәүдә келәүләр уздырыла башлагач, авыл халкының бердәмлеге тагын да ныграк күренде. Сөенеп бетә алмыйм. Нинди генә эш килеп чыкса да, социаль челтәрдәге авыл төркеменә хәбәр юллыйбыз, шул арада җыелып килеп тә җитәләр. Бу язда чиркәү тәрәзәләрен бергәләп юдык, территорияне чистарттык, чәчәкләр утырттык, — дип әйтте Любовь Сергеева.

Елизавета СТЕПАНОВА:
— Без күп еллар Кукмарада яшәп, олыгайган көндә туган якка кайтып төпләндек. Дин йорты төзелүгә сөенеп бетә алмыйбыз. Аны сафка бастыруда үз өлешен кертүчеләрне Ходай үзе зурласын. Любовь Фәйзулловна — бик актив, оештыру сәләте көчле. Алга таба да бердәм булыйк!
Елизавета ВЛАДИМИРОВА:
— Борынгыларның сөйләве буенча, безнең авыл халкы элек күрше Тәңкәдәге (Танькино) Петропавел чиркәвенә йөргән. Хәзер инде ул ярым җимерек хәлдә. Хәзер менә үзебездә нинди матур храм калкып чыкты. Ул әллә кайдан балкып күренеп тора. Борынгыдан килгән рухи традицияләрнең өзелмәве, әби-бабайлар йөргән юлларның яңадан җанлануы — авыл өчен зур вакыйга.

Кукмара информ
Фото: Алсу Сәләхетдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев