Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Синоптиклар фаразы: җәен давыл, өермәләр, боз булырга мөмкин

Быел җәен Татарстанда хәтәр табигать күренешләре — өермә һәм давыллар, боз, яшен булырга мөмкин.

Татарстан Гидрометеоүзәге башлыгы Феликс Гоголь шулай дип белдергән.

«Безнең төбәктә бер генә җәйнең дә хәтәр табигать күренешләреннән башка гына узганы юк әле. Мондый күренешләргә көчле җил-давыллар, явым-төшемнең күп булуы, корылык керә. Туфракта дым артык күпкә китәргә мөмкин. Игеннәрнең, гомумән, үсемлекләрнең ныклап үсү чорында хәтәр күренешләр бер-бер артлы чыгып кына торган еллар да булгалады», — дип билгеләп үткән ул.

Ә инде озак вакытлар буе җил һәм явым-төшемне тоткарлап торган антициклоннар һавада пычрак матдәләр туплануга китерә. Шулай итеп, кешеләргә уңайсыз шартлар барлыкка килә.

«Антициклон өстенлек итеп, бик эссе булган очракта, атмосфера һавасында пычрак матдәләр тупланачак», — дип билгеләп үткән Гидрометеоүзәк башлыгы.

 Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев