Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручыларга акчалата ярдәм бирәләр
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга чыгымнарының бер өлешен каплауга гаризалар сайлап алуның икенче этабы уздырылу турында хәбәр итә.
Ул 2026 елның 17 июненнән 28 июненә кадәр була. Бу турыда министрлык сайтында язылган.
Түбәндәге суммалар каралган:
- савым сыерлары тотуга - бер башка: 6300 сум исәбеннән, ана һәм саулык бәрәннәр (ярки), ана кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләре тотуга - 1000 сум;
- өч яшьтән зуррак булган бияләр тотуга - бер башка: 5 мең сум исәбеннән;
- сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзүгә: 8 сыердан башлап - 1 млн сум исәбеннән, 5 сыердан башлап - 500 мең сум исәбеннән.
Документлар «Минем субсидияләр» (»Мои субсидии») системасы аша электрон рәвештә кабул ителә.
Мондый ярдәм чараларын гамәлгә ашыру «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты кысаларында куелган бурычларны хәл итүгә дәүләтнең системалы якын килүен күрсәтә. Мондый программаларда актив катнашу үзебезнең продукциянең конкурентлыкка сәләтен арттыруга һәм Татарстан Республикасының аграр секторын тотрыклы үстерүгә ярдәм итә, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев