Сәвәләйдә балалар Бөек Җиңүгә багышланган музыкаль спектакль куйдылар
Зәй районының Сәвәләй авылында «Театр призмасы аша батырлык» район фестивале кысаларында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган спектакль булды.
Алар Мария Серегинаның «Война пришлась на нашу юность» музыкаль спектаклен сәхнәләштерде.
Спектакльдә балаларның лагерьда бомба төшеп шартлаган бинаның подвалында фашистлардан качып, ач, сусыз тилмергән вакытлары чагылыш таба. Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан бу спектакль тамашачыларны тетрәндерә, халкыбызның ныклыгы һәм батырлыгы күңелләрдә горурлык хисләре уята.
Рольләрне Ринас Сабаев (Никита Рыжиков), Софья Рябова (Оля), Виктория Рябова (Лиза), Тая Маклакова (Женя), Арина Сабаева (Света) бик оста башкардылар, һәр образны тулы итеп ачып бирделәр. Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылаган көннәрдә балалар катнашында әлеге спектакльне сәхнәләштерү олы мәгънәгә ия. Тамашачылар спектакльне яратып кабул иттеләр, дип хәбәр итә «Зәй офыклары» сайты.
Клара Ермолаева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев