Сәвәләй авылында «Яшел дөнья» акциясе үткәрелде
Хәбәрләр

Сәвәләй авылында «Яшел дөнья» акциясе үткәрелде

30 июль көнне Зәй районының Сәвәләй авылында яшәүчеләр өчен бик файдалы һәм күңелле чара узды.

Авылның мәдәният хезмәткәрләре оештырган "Яшел дөнья" акциясе тирә-юньне чистарту һәм табигатьне саклауга юнәлтелде.

Акция кысаларында, авыл халкы һәм мәдәният хезмәткәрләре бергәләшеп, чишмә янын һәм елга ярларын  чүп-чардан арындырды. Бу игелекле гамәл табигатьнең матурлыгын саклау һәм су объектларын чиста тоту мөһимлеген күрсәтте.

Мондый акцияләр авылның гүзәллеген саклап калу гына түгел, ә мохитне саклауга карата уртак җаваплылык хисе тәрбияләү өчен дә бик кирәк. Сәвәләй авылында узган бу чара барлык катнашучылар өчен дә канәгатьлек китерде һәм табигатьне ярату, аны саклау рухында үтте.

Фотолар: Ләйлә Сабаева.


 


Нет комментариев