Зәй районының Сарсаз-Баграж авылы клубында кунакта — җирле рәссам Андрей Кузьмин белән очрашу уздырганнар.
Ул балалар өчен кызыклы мастер-класс үткәргән.
«Очрашуга килгән балалар рәсем сәнгатенең серләре белән таныштылар, төсле буяулар, карандаш белән рәсем ясау нечкәлекләрен өйрәнделәр. Балаларның йөзләрендәге шатлыкны күрү үзе бер бәхет. Андрей — авылның бик актив, иҗади һәм идеяләргә бай кешесе. Аның һәрвакыт яңа планнары, кызыклы проектлары бар. Шунысын да аерым билгеләп үтәсе килә: ул „ВКонтакте“ челтәрендәге „Зәй керәшеннәре“ төркемен дә бик оста алып бара, аның эше күпләр өчен үрнәк. Андрейга иҗади уңышлар телибез, киләчәктә дә мондый файдалы һәм кызыклы мастер-классларны дәвам итәр дип ышанып калабыз», — диләр клуб хезмәткәрләре.
«Рәсем матур килеп чыксын өчен аны оста итеп ясау гына аз, иң мөһиме — йөрәк җылысын салу кирәк, икенче төрле әйтсәк, бу эшне яратып башкару мөһим», — ди Андрей үзе дә.
Фотолар авыл җирлегеннән.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев