Сарсаз-Баграж авылы чишмәләре
Керәшеннәр, элек-электән үк, суның кадерен белгәннәр, һәрбер суны – зурмы ул, кечкенәме – зурлап, аерым исемнәр белән атап йөрткәннәр
Сарсаз-Баграж авылы, исеменнән үк аңлашылганча, сазлы урынга утырган. Чишмәләргә бай димәсәк тә,алар биредә шактый.
Югары очтан урманга таба барганда – “Аракы суы” чишмәсе, Оренбург урамында – “Антон кое”сы, басу артында – “Марҗый” һәм кыргыз очында “Чөкерей” чишмәләре бар.
Оренбург урамындагы чишмә акрын гына җир астыннан агып яткан. Шул тирәдә яшәүче Антон бабай Лукьянов заманында чишмәгә бура бурап куйган, тирә-ягын тәртиптә тоткан. Аның хөрмәтенә, халык чишмәгә “Антон кое”сы исемен кушкан. Бу чишмәдән бүген дә күпләр су ала. Мәктәп укучылары, бакча балалары экскурсиягә баралар.
Ә кыргыз очындагы “Чөкерей” чишмәсе элек урман эчендә булган. Суны 1950-1960 еллар тирәсендә авылга төшергәч, авыл халкы чишмәдән файдалана башлый. Суны авыл эченә торбалар ярдәмендә уздырганнар.
“Чөкерей” сүзенең килеп чыгышы турында бернинди язма да сакланмаган. Олы яшьтәге түтиләр: “Чишмә урман эчендә аккан вакытта авыл яшьләре җыелышып, аның янында төрле уеннар уйнаганнар, бер-берсе белән танышканнар, кавышканнар. Бәлки яшьләрнең чөкердәшеп сөйләшүләреннән чыккандыр”, – диләр.
«Ике яр арасындагы чокырда урнашканга Чөкерей дип атаганнардыр”, – дигән фараз да бар. “Элекке вакытта чишмә, чөкер-чөкер килеп, дулкынланып, шаулап аккан, – дип үз фикерләрен җиткерә кайберәүләр. – Шуннан чыгып, бабайларыбыз “Чөкерей” дип атама биргәннәрдер”. Өч фикер дә кызыклы һәм чишмәгә туры килеп тора.

Ангелина Романова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев