Россиялеләр пенсияне билгеләнгән вакыттан ике елга иртәрәк рәсмиләштерә алачак
Хәбәрләр

Россиялеләр пенсияне билгеләнгән вакыттан ике елга иртәрәк рәсмиләштерә алачак

Бу хакта сенатор Наталия Косихина хәбәр итте, аның сүзләрен РИА Новости китерә.

Мондый мөмкинлек оешма ябылганнан яки штат кыскартылганнан соң эшсез калган, мәшгульлек хезмәтендә учетка баскан һәм билгеләнгән вакытта эшкә урнаша алмаган гражданнар өчен каралган.

Вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен тиешле күләмдә пенсия баллары, шулай ук ир-атларда кимендә – 25 ел һәм хатын-кызларда 20 ел иминият стажы таләп ителә. Пенсия алу өчен гаризаны Россиянең социаль фондына бирергә мөмкин.

 

Татар-информ


Нет комментариев