Республикакүләм “Питрау” бәйрәмен уздыруга багышланган матбугат конференциясе булды
16 июльдә, 10:00 сәгатьтә, «Татар-информ» агентлыгында керәшеннәрнең республикакүләм «Питрау» бәйрәмен оештыруга багышланган матбугат конференциясе узды.
Конференциядә Мамадыш районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең мәгълүмати-методика бүлеге мөдире, Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының идарә члены Ирина Муллина, «Туганайлар» газетасы баш редакторы Юлия Губина катнашты. Мамадыш районыннан «Карендәшләр» фольклор ансамбле дә килгән иде.

Сүзне Степан Спиридонов “Питрау” бәйрәменең программасы белән таныштырудан башлады:
“Питрау ул – традицион бәйрәм. Иң беренче чиратта, керәшен фольклор ансамбльләренең, керәшеннәрнең очрашу, бергә күңел ачуы, халыкның берләшүе... Монда алар бер-берсе белән күрешеп, хәл белешеп, фикер алышалар. Традицион йолаларыбызга нигезләнеп оештырылган бәйрәм булса да, шоу элементлары да кушылган. Чөнки бәйрәмгә керәшеннәр генә түгел, башка милләт кешеләре дә килә. Татарстаннан гына түгел, төрле регионннардан да булачак алар. Кемнеңдер – эстрада артистларын, кемдер – көрәш, кемнәрдер – халык уеннарын, кайсыларыдыр фольклор ансамбле чыгышларын күрәсе килеп килә Питрауга. Быел барлыгы 49 коллектив килергә тиеш, шуларның 4есе – күрше төбәкләрдән. Ансамбльләр бик күп, чиратлашып, ел саен төрлесе килә. Ул ансамбльләр үз якларының йолаларын күрсәтә, җыруларын җырлый. Болар барысы да булачак. Моннан тыш, бәйрәмдә 10нан артык мәйдан эшләячәк. Быел илебез Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтте, бу Питрау бәйрәменең пролог өлешендә дә чагылышын табар. Прологка бәйрәмне ачу тантанасы ялганачак. Бәйрәмдә абруйлы кунаклар, шул исәптән Татратсан Рәисе Рөстәм Миңнехановның да килүе көтелә. Төп мәйданнан бераз читтәрәк төрле як керәшеннәренең йорт-җирле мәйданнары тезелеп киткән. Аларның хуҗалары – керәшен фольклор ансамбльләре. Иман йорты да, балалар өчен мәйданчык, “Димче почмагы”, яшьләр мәйданчыгы, сәхнә, музей һәм керәшен кухнясы бинасы булачак.”
Степан Петрович журналистларны кызыксыныдырган сорауларга да җавап бирде. Ат чабышына кагылышлы сорауга ул:
“40лап җайдак Питрауда ат чабышында катнашырга теләк белдерде”, – диде.
“Быел “Питрау түгәрәк уены”н кичке сәгать 6да Питрау мәйданнарының берсендә карый аласыз. Аны ел саен Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк әзерли. “Түгәрәк уен”ның төп максаты – керәшен этник культурасын саклау һәм заманча төсмерләр өстәп яңарту. Быел “Питрау түгәрәк уены-2025” фестиваленә Татарстаннан – 46, шулай ук, Чиләбе өлкәсенең – Нагайбәк, Башкортстанның – Бакалы, Удмуртиянең Грахово районнарыннан һәм Самара өлкәсеннән фольклор ансамбльләр килүе көтелә. Бәйрәм башлангач, фольклор ансамбльләренең төп мәйдан буйлап әйләнеп чыгуы – “Питрау” керәшен культурасы фестиваленең иң матур мизгелләреннән берсе булып истә калыр”, – диде Ирина Муллина.
Юлия Губина республикакүләм Питрау бәйрәменең иң матур конкурсы булган «Кряшен чибяре-2025» белән таныштырып үтте. Быел барлыгы 20 кыздан гариза килеп, шуларның 6сы финалга чыгуы турында сөйләде ул.
“Туганайлар”ның ВКонтакте битләрендә “On-line кряшен чибяре" номинациясе өчен тавыш бирүнең дәвам итүен дә телгә алды: "On-line кряшен чибяре" номинациясендә җиңүченең исеме 19 июль көнне Җөри авылындагы республикакүләм "Питрау" керәшен мәдәнияте бәйрәмендә игълан ителәчәк. Шулай ук, "Кряшен чибяре" конкурсының төп җиңүчесе дә 19 июльдә билгеле булачак. Онлайн тавыш бирү 19 июль көнне 15.00 сәгатькә кадәр дәвам итә”.
Ресупбликакүләм Питрау бәйрәме турында күбрәк белергә теләүчеләр “Туганайлар” газетасының Питрауга багышланган 10 июль санына күз сала алалар. Шулай ук, “Туганайлар” сайтына, ВКонтактедагы төркемебезгә кереп укырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев