Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Питрауда яшьләр өчен «Димче почмагы» булачак

Мамадыш районының ЗАГС бүлеге, туган якны өйрәнү музее ярдәмендә, Җөри авылында узачак Питрау бәйрәмендә яшьләр өчен махсус программа әзерли.

Махсус «Димче почмагы» мәйданында кунакларны борынгы халык уеннары, парлы биюләр, конкурслар һәм викториналар көтә, дип хәбәр итә Татарстан Министрлар Кабинеты карамагындагы ЗАГС идарәсе.

«Йөзек салыш», «Күгәрченнәр», «Фантики», «Танышу таягы» һәм башка уеннарда катнашучылар үзләрен сынап караячак, ә бәлки әле, пар да табарлар.

Бу проект үзләренә пар эзләүдә кыенлыклар белән очрашучы яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Белгечләр билгеләп үткәнчә, мондый чаралар тере аралашуны җайга салырга һәм җитди мөнәсәбәтләр формалаштырырга ярдәм итә.

Проектта катнашу өчен исем, фамилия һәм элемтә өчен телефон номерын күрсәтеп, гаризаны түбәндәге электрон почтага җибәрергә кирәк: Mamadysh.lyubov@mail.ru. 

«Димче почмагы» мәйданчыгы 19 июль көнне 17:00 сәгатьттән 22:00гә кадәр эшлиячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев