Пчеловод халкы «Авыл көне»н бәйрәм итте
9 августта Кукмара районынындагы Пчеловодта авыл бәйрәме үткәрелде.
Бәйрәм бик күп шатлык, күңелле мизгелләр бүләк итте. Авыл халкының бердәмлеге, дуслыгы, бер-берсенә булган ихтирамы тагын бер кат расланды. Балаларның көләч йөзләре, олыларның канәгать карашлары – менә шушылар авыл көнендә зур бүләк.
«Бигрәк тә, барыбызны да бушлай үзбәк пылавы белән сыйлаган Роберт Павловичка рәхмәтлебез. Шулай ук, безнең авылда туып-үскән үзешчән җырчыларыбызга бик матур чыгыш ясаганнары өчен зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Киләчәктә дә шундый матур, истәлекле чараларны бергәләп үткәрергә насыйп булсын. Авылыбызның һәрбер кешесенә сәламәтлек, бәхет, иминлек телим. Бәйрәмне оештыруда катнашкан һәркемгә, килгән һәр кунакка, авылдашларыбызга тагын бер кат зур рәхмәт», – дип язды клуб җитәкчесе Лариса Александрова.
Фото, видеолар Лариса Александровадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев