Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Остроленкодан «Нагайбәкләр» гаилә ансамбле «Алтын үзән чишмәләре» XXI фестивале лауреаты булды

20 сентябрьдә Чиләбе өлкәсенең Агаповка авылында «Алтын үзән чишмәләре» дип исемләнгән традицион казак мәдәнияте өлкә фестивале узды.

Фестивальдә Чиләбе өлкәсенең һәвәскәр коллективлары (хорлар, вокаль ансамбльләр, уку коллективлары, гаилә коллективлары, солистлар) катнашты.

Остроленкодан Петр Васильевның «Нагайбәкләр» гаилә ансамбле «Алтын үзән чишмәләре» фестивале лауреаты булды.

Гаилә ансамбле бүгенге көндә сирәк һәм матур күренеш. Керәшеннәр арасында гаилә ансамбльләре төзүчеләр бар. Шуларның берсе - тумышлары белән Түбән Кама районының Келәтле авылыннан булган Чеботаревлар семьясы. Бу ансамбльгә бертуганнар җыелган. “Маэстро” ансамбле, исә, үзенә берничә буын вәкилләрен туплаган – әби, бабай, балалары һәм оныклары. Васильевлар Чиләбе өлкәсе Нагайбак районының Остроленко авылында яши.

Ансамбльне семья башлыгы бабалары – Пётр Евгеньевич җитәкли. Шулай ук ансамбльгә Пётр Евгеньевичның хатыны Светлана, уллары Пётр, оныклары Андрей һәм Олег керә. Аларның һәрберсе дә уен коралларында уйный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев