Олег Фазылҗанов: “Түбән Кама – миңа канат куйган шәһәр”
18 ноябрь көнне Түбән Каманың “Яшь тамашачылар театры”нда күренекле карендәшебез, Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗановның зур концерты узды.
«Гомер зая узмасын» дип исемләнгән концертта Олег Фазылҗановныҗ иҗатташ дуслары – Татарстанның атказанган артистлары Григорий Сергеев, Сания Файзуллиналарның матур биюләрен, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдар Вәлиевнең, Илнур Камаловның гармун моңнарын, җырчылар Илһам Вәлишин, Динә һәм Алинә Гарифуллинарны да тамашачылар җылы кабул итте.
Концертны алып баручы Евгений Максимов та тамашачыларның күңеленә хуш килде. Ул сөйләгән лирик шигырьләр тамашачыларның күңелләрен күтәрде, уйландырды.

Ә Олег Фазылҗановның чыгышын халык күптән көткән икән.
“Олег Фазылҗановның җырлавын бик яратабыз, якташыбыз ул безнең. Аңа уңышлар телибез”, - диделәр чыгышлары белән Балык Бистәсе районыннан булган тамашачылар.
Концерты хакында Олег Фаруковичның үзе белән дә сөйләшеп алдык:
“Мин үземне үзем мактый алмыйм инде, - дип елмайды ул. – Шулай да канәгатьмен. Аллага шөкер, тамашачы бик җылы каршы алды, яратып кайтып китте. Түбән Кама керәшеннәр җәмгыяте идарәсе җитәкчесе Тамара Баһаветдинова бик матур чыгыш ясады. Миңа да, барлык артистларга да зур рәхмәтен белдерде, бүләкләр дә тапшырылды.
Концертта керәшеннәр бик күп иде, бу җирле керәшен җәмгыятеннән оештырылган зур ярдәм дип кабул иттем. Концертның бер өлеше керәшен киемнәреннән киенеп, бары тик керәшен җыру-биюләреннән генә барды. Халыкның хөрмәте, җыр-моңнарыбызны яратуы аларның алкашлауларыннан күренде. Хәтта чыгып кушылып биючеләр дә шактый булды. Артист өчен иң мөһиме дә шушы инде. Тамашачыларга карап үз эшебезнең нәтиҗәсен күрәбез дә инде без. Узган ел 200 кешелек залда концерт күрсәтсәк, быел ул 400 кешелек залда узды. Беренче концертларда ук халык күп җыелу гына, артистны юата алмый. Ул бит икенчеләрендә кимергә дә мөмкин. Ә менә шулай билет алучылар әкренләп арта барса – зур бәхет”, – диде яраткан артистыбыз.

Олег Фазылҗановның үзе әйткәнчә, Түбән Кама бит ул – аның шунда күпмедер вакыт эшләп киткән, аңа канат куйган шәһәр.
Концертта элгәре җырланыла торган җырлар белән бергә репертуарга кертелгән яңа җырлар да яңгырады. Артист аларны яраткан тамашачысына беренче тапкыр ишеттереп, алардан бәхиллек алды дисәк тә буладыр.
Тамашачы концерт тәмамланганнан соң да китәргә ашыкмады, озак алкышлады. Киләчәктә дә концертлар дәвам итәр, әле Казан һәм башка шәһәр, районнарда да халык Олег Фазылҗанов җырларын тыңлап хозурланыр дигән өметтә калабыз.
Фотолар – видеодан скрин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев