Хәбәрләр

Ноябрь бәйрәмнәрендә ничек ял итәбез?

Алдагы атнада ике бәйрәм бергә туры килә.

2026 елның ноябрендә Татарстан халкын елның иң кыска эш атнасы көтә. Биш көнлек эш графигы буенча эшләүчеләр 2 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәрге атнада нибары өч көн генә эшләячәк, шуның икесе кыскартылган булачак.

Алдагы атнада ике бәйрәм бергә туры килә: 4 ноябрьдә — Халыклар бердәмлеге көне (бөтен Россия өчен ял), ә 6 ноябрьдә — Татарстан Республикасы Конституциясе көне (республика өчен өстәмә ял көне) .

Эш һәм ял графигы:

2 ноябрь (дүшәмбе) — гади эш көне

3 ноябрь (сишәмбе) — эш көне, бер сәгатькә кыскартылган (Халыклар бердәмлеге көне алдыннан)

4 ноябрь (чәршәмбе) — ял көне (Халыклар бердәмлеге көне)

5 ноябрь (пәнҗешәмбе) — эш көне, бер сәгатькә кыскартылган (Конституция көне алдыннан)

6 ноябрь (җомга) — ял көне (ТР Конституциясе көне)

7–8 ноябрь (шимбә-якшәмбе) — гадәттәге ял көннәре 

Шулай итеп, татарстанлылар өчен бу атнада өч эш көне (икесе кыскартылган) һәм биш ял көне булачак. Бөтен Россия буенча исә бу атнада өч кенә ял көне каралган, ә Татарстанда өстәмә бер ял көне бар.

Татар-информ


Нет комментариев