Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Николай Фадеев кебек белгечләр — нефть һәм газ сәнәгатенең терәге

Сентябрь аеның беренче якшәмбесендә нефть һәм газ промышленносте хезмәткәрләре көне. Безнең карендәшләр арасында да үз тормышларын нефть тармагына багышлаган, шунда эшләүчеләр шактый. Шуларның берсе — Николай Фадеев.

Нефтьче һөнәре — бик үзенчәлекле. Күпчелек кеше кара алтынның бер тамчысын күрмәсә дә, биржадагы бәяләрне һәм бу тармактагы яңалыкларны игътибар белән күзәтеп баралар. Нефть һәм газ промышленносте безнең илдә аерым урын алып тора. Бу тармак скважиналарда турыдан-туры эшләүче инженерлар һәм җиһазларны көйләүчеләр белән генә чикләнми. Нефтьне ташу, сату, эшкәртү кебек күпсанлы эшләрне башкару өчен күп белгеч кирәк. Шулай итеп, бу казылма байлык ил бюджетын гына түгел, күп гаиләләрнең тормышын да тәэмин итә. 

Николай Фадеев — Әлмәт районының Илтән-Бута авылында туган егет. Авылның шифалы һавасын сулап, моңлы җырларын ишетеп, бәйрәм-йолаларын күреп, авыл урамнарында тәгәрәп-уйнап үскән. Аннары читкә китеп, үзе яраткан һөнәрне үзләштереп, илебез, халкыбыз өчен тырышып хезмәт итә. 

Аңа –  37 яшь. Авыл мәктәбен тәмамлагач, 2008 елны армия сафларына алына. Бер еллык хезмәт вакытында ул активлыгы белән аерылып тора. 2009 елны «Таграс-ЭнергоСервис»ка 4нче разрядлы электромонтер булып, эшкә урнаша. 2014 елны Казан дәүләт энергетика университетына тәмамлап, дипломлы белгеч була. 2017 елдан электр челтәрләре предприятиесе диспетчеры булып эшли. 2018 елны «Татнефть-ЭнергоСбытка» 2нче категорияле инженер итеп билгеләнә. Хәзерге вакытта да шул вазифада. Фадеевлар гаиләсе Әлмәт шәһәрендә яши. Хатыны Юлия белән Николай Федорович ике бала — Алиса һәм Прохорны тәрбиялиләр.

«Кызыбызга — 10, ә малайга — 4 яшь. Хатыным күрше авыл кызы. Авылга да еш кайтырга тырышабыз. Әти-әнием анда гомер итә. Әтием 42 ел Ямаш (ПРС) скважинасында эшләде, лаеклы ялда. Әтинең нефть чыгару тармагында эшләве минем киләчәк һөнәремне сайлауга этәргеч биргәндер. Әти скважиналарның җир асты коеларын ремонтлау, аларның тотрыклы эшләвен тәэмин итү белән шөгыльләнде. Аның хезмәте — кое баганасын һәм төбен ком, парафин яки башка утырмалардан чистарту; насосларны һәм торбаларны алыштыру яки ремонтлау; су бәреп чыгу яки колонналарның зарарлануына бәйле булган төрле аварияләрне бетерүне үз эченә ала. 

Әнием күп еллар авыл клубын җитәкләде, «Илтәнем» фольклор ансамбленең солисты. Авылыбыздагы бар йолаларны беләбез, бәйрәмнәрдә катнашып, традицияләрне саклап яшибез», — дип гаиләсе белән дә таныштырды карендәшебез. 

Николай Фадеевны коллективында да хөрмәт итәләр. Аның тырышлыгы һәм эрудициясе һәркемгә үрнәк булып тора. Яңа технологияләрне үзләштерүдә дә ул алдынгылар рәтендә. Коллективта аның киңәшләренә, тәҗрибәсенә еш кына мөрәҗәгать итәләр.

Күптән түгел аңа, намуслы, нәтиҗәле хезмәте һәм авыл җирлеге тормышында актив катнашканы өчен, Әлмәт район советы һәм башкарма комитетының Рәхмәт хаты тапшырылган.

«Әйе, нинди генә һөнәрне алсаң да, беренчедән, ул синең күңелеңә ятарга тиеш. Үзеңнеке икәнлеген аңласаң гына тиешенчә эшләп була. Мин, шәхсән, нарядлар буенча электр җиһазларына рөхсәт бирү белән шөгыльләнәм. Төп бурычым — хезмәт урыннарының иминлеген тәэмин итү. Без — оператив бригада. Яшен яки көчле җил вакытында эшебез күбәя. Ул чакта без подстанцияләргә һәм электр тапшыру линияләренә зарар килгәнме-юкмы, электр чыбыклары өзелмәгәнме — шуларны тикшерәбез. Сменамда дүрт монтер эшли. Икесе — Маврино авылында, ә калганнары Кичү тирәсендә хезмәт күрсәтә. Нефть һәм газ чыгару идарәсе заявкаларын үтибез. Эшебез — халыкны электр энергиясе белән тәэмин итү», – дип сөйли Николай.

Ул үз эшендә генә түгел, ә гаиләсендә дә гармонияне сакларга тырыша. Аның хатыны да эшчән. Балалары да әти-әниләренә охшап, тырыш булып үсәләр. Аларның киләчәктә нинди юлны сайлавын вакыт күрсәтер, әмма әтиләренең һөнәренә булган хөрмәт, мөгаен, аларга да йогынты ясар. 

Николай Фадеев кебек белгечләр — нефть һәм газ сәнәгатенең терәге. Аларның тырышлыгы, җаваплылыгы аркасында бу тармак илебез икътисадына зур өлеш кертә. Авылдан чыккан егетнең югары уку йортын тәмамлап, зур предприятиедә җаваплы вазифа башкаруы — чынлап та сокланырлык. Карендәшебезгә, нефть һәм газ промышленносте хезмәткәрләренең барысына да сәламәтлек, бәхет һәм эшләрендә уңышлар юлдаш булсын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев