Мамадыштан Роза Галкина: «Буыннан-буынга күчеп килгән муенҗака — кадерле мирас»
Мамадыштан Роза Галкина Суфыя әбисеннән калган мирас, муенҗака турында язды.
Кешеләр борынгыдан үзләренең ата-бабаларын олылаганнар, алардан калган әйберләрне, кадерләп саклаганнар. Безнең гаиләдә, буыннан-буынга күчеп килә торган иң кадерле нәсел хәтирәсе — ул әбиемнең муенҗакасы.

Әбием Суфыяның нәнәсе Аудый әби, үзенең олы кызы, минем әбием Суфыяга биреп калдыра. Суфыя әби муенҗаканы, бик хәстәрләп, бәйрәмнәргә генә матурлап тагып йөри. Кечкенәдән ятим калган әбием, туганнарында үги бала булып үсә. Кул эшләренең төрлесен: тегәргә, бәйләргә, чигәргә өйрәнә. Хәттә күрше күләмнәрнең балалрын да карап үстерешергә булыша, тамак туйдыру өчен дә җае чыга. Гаиләдә артык кашык тотмас өчен, яшь кызны Суфыя әбиемне иртә кияүгә бирәләр. Әбиемә тормышның авырлыкларын да, рәхәтен дә күрергә насыйп була. Ул — колхозчы, җәй көне урак ура, басуда көне-төне башка колхозчылар белән тырышып эшләгән: печән чапкан, иген иккән. Кичкә кырын өйгә кайткач, күрше түтиләргә күлмәк теккән. 1941 нче елны Бөек Ватан сугышы башлана. Бабам Иван да, гаиләсен калдырып сугышка китеп бара. Суфыя әби ике кыз баланы кочаклап елый-елый озатып кала. Дәһшәтле сугыш еллары бер авылны да читләтеп узмаган. Авылда бары тик карт-корылар, хатын-кызлар һәм балалар гына кала. Әбием Суфыя, балаларны тәрбияләп, ач булмасыннар дип бар белгәнен эшкә җигеп гомер итә. Тегә, бәйли, колхоз эшенә йөри. Балалар бәхетенә, Иван бабайга күп яралар алып, сугыш кырларыннан әйләнеп кайту насыйп була. 1946нчы елда туган йортына кайтып керә.
Мама үсеп буй җиткәч, әбием аңа үзенең саклап тоткан муенҗакасын биреп калдыра. Бүгенгесе көндә, мама шушы муенҗаканы, әбиемнең төсе итеп тота, үз куллары белән теккән күлмәген миңа бирде. Ә мин ул күлмәкне районыбызда уздырылган бәйрәмнәрдә киеп, муенҗакасын тагып горурланып чыгыш ясыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев