Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Мамадыш ягындагы Җөри Питрау каршыларга әзер

Җөри авылы һәм район халкы Тырлау аланын республикакүләм Питрау бәйрәменә әзерләде.

XXVII «Питрау» керәшен культурасы фестиваленә үзебезнең Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән килүче дистәләрчә мең кешене каршылау өчен, Тырлау аланын кунак каршылаучы олы өйдәй матур итеп әзерләү өчен бик күп көч, тырышлык һәм чыгым кирәк. Шуңа да ул аланда җәй башынан ук эш кайный. Төрле оешмалар һәм авыл халкы кебек үк, Җөри мәктәбе хезмәт коллективы да уртак эшкә үз өлешен кертә. Мәктәп директоры Владимир Кузнецов сөйләвенчә, иң беренче эш итеп, мәктәп янын, тирә-якны тәртипкә китергәннәр. Бу яңгырлы җәйдә аның үләне генә дә чабып китүгә үк, тагын баш калкыта бит. 

— Хәзерге вакытта печәннәрне җыештырдык. Лыя елгасы ярын чүп-чардан чистарттык. Төп мәйдан, веб-зона карап чыгылды. Вертолет мәйданындагы печәнне дә чаптык, — дип башлады сүзен Җөри мәктәбе директоры Владимир Николаевич. — Мәдәният хезмәткәрләре авыл клубы янын, балчык базы тирәсен — печәнен чабып, тәртиплисен тәртипкә китереп куйдылар. Урам чатлары, юл читләре дә чабылды. Тырлау аланында да эшнең туктап торганы юк. Шәдче зонасына караган 5-6 мәктәптән дә килеп булыштылар. Төп керәшен ишегалдындагы тротуарны яңартып салдылар. Коймасын ныгыттылар. Яшел Үзәннең М. Горький исемендәге заводыннан килгән бригада безнең мәктәптә торып, балалар мәйданчыгындагы барлык уен җайланмаларын, тамаша караучылар өчен көйләнгән утыргычларны, елга яры буйлап тезелеп киткән сувенир лавкаларын өр-яңадан корды. Мамадышның спирт заводы эшчеләре дә, буш вакытларында килеп, күпер култыксаларын, басмаларны буяп чыктылар. «Кряшен Чибяре» мәйданчыгы коймаларын сарыга буяп куйдылар. Районның кирпеч заводындагылар да су буенда корылган үз беседкаларын буядылар. Питрау бәйрәме мәйданы печәне инде икенче катка чабылды. Анысын һәр авыл җирлегеннән икешәр кеше чапкычлар белән килеп чапты. Мамадыш районы башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин барлык эшне үзе карап-тикшереп торды. 

Тырлау аланында гына түгел, Җөринең үзендә дә Питрау бәйрәменә кадәр урамнарны, йорт-җирне тәртпкә китереп куялар. Авыл халкының көнкүреш шартларын яхшырту, шәһәрдән һич тә ким булмаган тормыш уңайлыклары булдыру өчен җирле җитәкчелек зур тырышлык куя. 

Түбән Шүләңгер авыл җирлеге башлыгы Елизавета Михайлова Җөри халкының шушы ике Питрау арасындагы тормышы турында сөйләде:

«Спонсорлар, район җитәкчесе ярдәмендә, әле яңа гына Җөридән зиратка кадәр юл салдык. Тигезләп, вак ташлар түшәлгән ул юлның озынлыгы — 1 мең 700 метр. Быел, үзара салым исәбенә, Сосновый урамына да юл салынды. Таудан төшкән су юдырып алып китмәсен өчен, юл астына торба салып калдырылды. Үзара салым акчасы Җөридә быел 123 мең 200 сум җыелды. Ул акчага урамдагы электр лампалары да алмаштырыла. Халык өчен тиешле уңайлыклар тудырыла, шуңа да соңгы ике-өч ел эчендә 3 гаилә — Васильевлар, Никитиннар, Таракановлар кайтып, туган-үскән нигезләрен яңартты».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев