Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Мәлкәнәй» фольклор ансамбле республикакүләм этномәдәни фестивальдә керәшен җырларына попурри башкарган

Минзәлә районының Яңа Мәлкән авылы клубында эшләп килүче “Мәлкәнәй” керәшен фольклор ансамбле «Безнең йорт - Татарстан» республикакүләм фестиваленең зона турында катнашкан.

Республикакүләм этномәдәни конкурсының зона туры Сарман районында үткәрелгән. 

“Бу бәйгедә барлыгы алты районнан җыелган коллективлар арасында, Минзәлә районыннан без, бердәнбер керәшен ансамбле идек. Без әле беренче тапкыр гына биредә булу бәхетенә ирештек. Бик күп чыгыш ясаучылар булды, кайбер районнардан унлап номер күрсәттеләр. Бик күңелле, матур бәйрәм булды бу. Бер-беребезнең чыгышларын карап, үзебез өчен күп ачышлар ясадык. Монда республикабызда яшәүче төрле милләтләрнең җыр-биюләрен күрә, тыңлый алдык. Мөслим районының Михайловка авылында гомер итүче көньяк кешесенең чыгышы да ошады.

Без керәшен җыруларына попурри җырладык. Әлегә беркемгә дә таныш булмаган, үз ягыбыз җыруын җырларга уйлаган идек, бу планыбыз барып чыкмады, бер солистыбыз авырап китте. Шулай да, зур канәгатьлек белән кайттык Сарманнан. Зона турында катнашу безнең өчен әһәмиятле булды дип уйлыйбыз”, – дип сөйләде Яңа Мәлкән авылы клубы җитәкчесе Светлана Упаева.

Фестивальнең зона турында чыгыш ясаган һәр районга чәк-чәк һәм диплом тапшырылган. 

Светлана Упаева, Гөлназ Сизова фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев