Хәбәрләр

Мәләкәстә Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларына куелган обелискта йолдыз кабынды

Тукай районының Мәләкәс авылында Бөек Ватан сугышы батырларына куелган обелиск яңа - заманча мемориалга урынын бирде, ләкин үзе дә онытылмады.

Авыл уртасында яңа стела күтәрелгәндә, иске тарих та хөрмәт таләп итә. Мәләкәс авыл җирлеге башкарма комитетының көче белән биредә зур эш башланган: территория иске агачлардан чистартылган.

«Альтэнергопро» җитәкчесе Рафаэль Мәхмүтов ярдәме белән обелиск төзекләндерелде. Аңа куелган Кызыл йолдыз илнең төп манараларындагы кебек үк якты яна. Бик тиздән бу урын танымаслык булып үзгәрәчәк: обелиск яңа паркның йөрәгенә әйләнәчәк. Монда тыныч, төнлә дә якты булыр. Мемориаль зонаны торгызуда һәм авылда Хәтер паркын булдыруга территория әзерләүдә актив катнашкан оешмаларга һәм гражданнарга рәхмәтлебез», — дип яздылар Мәләкәс мәдәният йорты хезмәткәрләре.

 

 

 

Фото Мәләкәс мәдәният йортыннан


Нет комментариев