Махсус хәрби операция башланганнан бирле төрле яшьтәге, дәрәҗәдәге кешеләрне сугышчыларга ярдәм күрсәтү теләге берләштерде.
Тукай районының Мәләкәс авылы волонтерлары гуманитар ярдәм әзерләү эшен дәвам итә. Бердәмлек, ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек авырлыклар килгәндә сынала. Мәләкәс җирлеге халкы да берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга төрле яклап ярдәм күрсәтә. Берәүләр көндәлек кирәк-яраклар җыйса, икенчеләре мендәрләр тегә, ризыклар әзерли. Ярдәм махсус штабка тупланып, даими рәвештә хәрбиләргә озатылып тора. Шушы көннәрдә авылның актив һәм уңган хатын-кызлары урындагы мәдәният йортына җыелып, 250дән артык мендәр җибәрергә әзерләп куйганнар.
«Моның белән тукталмыйбыз, планнар киңәя. Волонтерлар ял көннәрсез эшләүләрен дәвам итәләр, тегү процессы тулы көченә бара. Активистлар ярдәм юнәлешләрен киңәйтү турында да сөйләштеләр. Бу арада кыр кухняларында һәм госпитальләрдә куллану өчен пакетларда үлән чәйләре әзерләргә җыеналар», — дип сөйләде китапханәче Лидия Фартдинова.
Нет комментариев